«Райян» төркеме
«Райян» төркеме — Ислам дине чагылган тематикалы җырларны башкаручы татар музыкаль төркем. Төркем ике җырчыдан тора — Азат Адиев һәм Вәли Фәзлиәхмәтов. Төркем 2009 елда барлыкка килде. Солистлар биографияләреВәли Фәзлиәхмәтов 1983 елның 21 февралендә Башкортстанның Нефтекама шәһәрендә туа. Вәлидә дингә карата якты караш балачактан ук тәрбияләнә. Нефтекамада урта мәктәп тәмамлаганнан соң, ул машина төзү техникумында укый. Шул вакытта мәдәни чараларда катнаша башлый: студентларның күп бәйрәмнәрендә җырлый. Берара талант барлыгын аңлагач, техникумда укуын тәмамламыйча, Казанга китә. Татарстан башкаласының музыкаль мәктәбенә укырга керә. Соңрак «Казан егетләре» төркемендә җырлый башлый. Азат Адиев — Аксубай районы Яңа Ибрай авылы егете. Мәктәпне тәмамлагач, Казанның мәдәният һәм сәнгать университетына укырга керә. Студент вакытында «Казан егетләре» төркемен оештыруга багышланган кастингта катнашып, шулай төркем әгъзасы да булып китә. Азат бала чактан ук җырлап, гармунда уйнап үсә. Төркем исеме«Райян» — җәннәттә ураза тотучылар өчен генә керергә рөхсәт бирелгән ишекнең исеме. Төркем исә 2009 елның Рамазан аенда оеша. Җырлары
СылтамаларМоны да карагыз |
Portal di Ensiklopedia Dunia