Википедиядә Заһидуллина фамилияле башка кешеләр турында мәкаләләр дә бар.
Аделина Заһидуллина, Аделина Рөстәм кызы Заһидуллина (1993 елның 13 гыйнвары, РФ, БР, Уфа) ― спортчы-рапирачы, фехтование буенча җыелма команда составында 2020 елгы XXXII Җәйге Олимпия уеннары (Токио, Япония) чемпионы, икешәр мәртәбә дөнья (2016, 2019) һәм Европа (2016, 2019) чемпионы. Фехтование буенча Россия Федерациясенең халыкара класслы (2016) һәм атказанган (2018) спорт мастеры[1][2].
Тәрҗемәи хәле
1993 елның 13 гыйнварында Уфада туган. 23нче санлы балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе (беренче тренеры – О. М. Шагаева), 5нче санлы Республика спорт профильле интернат-мәктәбе шәкерте, Уфаның фехтование буенча Олимпия резервларының республика спорт мәктәбе өчен чыгыш ясый (2011 елдан, тренеры ― Егор Андрей улы Попов). Башкорт физик тәрбия институтын (рус. БИФК, ru) тәмамлаган. «Лейтенант» хәрби дәрәҗәсенә ия (2021).
Россиянең яшүсмерләр (2010 елдан), ил (2015 елдан) җыелма командалары әгъзасы. Армиянең Үзәк спорт клубы (рус. ЦСКА) өчен чыгыш ясый. Россиянең хатын-кыз рапирачылар рейтингында икенче булып бара[3].
Спорт күрсәткечләре
Шәхси турнир
- 2020 – дөнья Кубогы этабы бронза призеры[4]
- 2018 – хәрби хезмәткәрләр арасында дөнья чемпионатының бронза призеры
- 2015 – Европа уеннарының бронза призеры
- 2014 – яшьләр арасында Европа беренчелегенең көмеш призеры
- 2013 – яшүсмер кызлар арасында Европа беренчелегенең көмеш призеры
- 2014 – хатын-кызлар арасында Россия чемпионатының көмеш призеры
- 2016, 2017 – хатын-кызлар арасында Россия чемпионатының бронза призеры
- 2017 – Россия Кубогының көмеш призеры
- 2018, 2019 – Россия Кубогының бронза призеры
- 2013 – яшьләр арасында Россия беренчелегенең җиңүчесе
- 2015 – яшьләр арасында Россия беренчелегенең көмеш призеры
- 2014 – Россия Яшьләр спартакиадасының бронза призеры
- 2010 – кадетлар арасында Россия беренчелегенең көмеш призеры
- 2011 – кадетлар арасында Россия беренчелегенең җиңүчесе
Команда турниры
- 2021 – Токиода узган 2020 елгы XXXII Җәйге Олимпия уеннары чемпионы (Япония, 2021)[5]
- 2017 – дөнья чемпионатының бронза призеры
- 2019 – дөнья чемпионатының җиңүчесе
- 2017 – хәрби хезмәткәрләр арасында дөнья чемпионатының бронза призеры
- 2018, 2019 – хәрби хезмәткәрләр арасында дөнья чемпионатының җиңүчесе
- 2017, 2018 – дөнья Кубогы этаплары җиңүчесе һәм көмеш призеры
- 2017 – Европа чемпионатының көмеш призеры
- 2019 – Европа чемпионатының җиңүчесе
- 2016 – хатын-кызлар арасында дөнья һәм Европа чемпионы
- 2011, 2012 – яшүсмер кызлар арасында дөнья беренчелегенең бронза призеры
- 2015 – I Европа уеннары җиңүчесе
- 2014, 2015 – яшьләр арасында Европа беренчелеге җиңүчесе
- 2012 – яшүсмер кызлар арасында Европа беренчелегенең бронза призеры
- 2013 – яшүсмер кызлар арасында Европа беренчелегенең көмеш призеры
- 2010 – кадетлар арасында Европа беренчелегенең көмеш призеры
- 2016, 2017 – Россия чемпионатының бронза призеры
- 2013, 2015, 2018 – Россия Кубогы җиңүчесе
- 2011 – яшьләр арасында Россия беренчелегенең көмеш призеры
- 2012 – яшьләр арасында Россия беренчелегенең җиңүчесе
- 2013 – яшьләр арасында Россия беренчелегенең бронза призеры
- 2014 – Россия Яшьләр спартакиадасының көмеш призеры
- 2007, 2008 – кадетлар арасында Россия беренчелегенең җиңүчесе
- 2009, 2010 – кадетлар арасында Россия беренчелегенең көмеш призеры
- 2008, 2009, 2010, 2011, 2012 – юниорлар арасында Россия беренчелегенең көмеш призеры, җиңүчесе (2010), бронза призеры (2009)
Башка ярышлар
- 2023, гыйнвар ― Мәскәү өлкәсенең Новогорск шәһәрендә узган фехтование буенча Бөтенроссия ярышларында ― бронза призер.[6]
- 2023, март ― Тегеранда (Иран) узган NOWRUZ GAH Fening Olympiad халыкара турнирында ― бронза призер.[7]
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- 2021 — Дуслык ордены (РФ) — Ватан спортын үстерүгә зур өлеш кертүе, югары спорт казанышлары, Токио шәһәрендә (Япония) узган 2020 елгы XXXII Олимпиада уеннарында күрсәткән җиңүгә омтылыш, ныклык һәм максатчанлык өчен [8].
- 2021 — Россия Федерациясенең атказанган спорт мастеры[9].
Сылтамалар
Искәрмәләр
Фехтование буенча (командалы рапира) Олимпия чемпионнары–хатын-кызлар |
---|
- 1960:
В. Растворова, Г. Горохова, А. Забелина, В. Прудскова, Т. Самусенко, Л. Шишова
- 1964:
П. Мароши, К. Юхас, Ю. Агоштон, Л. Дёмёльки, И. Уйлаки-Рейтё
- 1968:
А. Забелина, Т. Самусенко, Е. Белова, Г. Горохова, С. Чиркова
- 1972:
А. Забелина, Т. Самусенко, Е. Белова, Г. Горохова, С. Чиркова
- 1976:
Е. Белова, О. Князева, В. Сидорова, Н. Гыйләҗева, В. Никонова
- 1980:
П. Тренке-Ашен, Б. Латриль-Годен, И. Бегар, В Брукье, К. Мюзьо
- 1984:
С. Бишофф, З. Функенхаузер, К. Ханиш, К. Вебер, У. Кирхайс-Вессель
- 1988:
С. Бау, А. Фихтель, З. Функенхаузер, А. Клюг, К. Вебер
- 1992:
Д. Бьянкеди, Ф. Бортолоцци, Д. Триллини, Д. Ваккарони, М. Цалаффи
- 1996:
Ф. Бортолоцци, Д. Триллини, В. Веццали
- 2000:
Д. Бьянкеди, Д. Триллини, В. Веццали
- 2008:
С. Бойко, А. Шанаева, В. Никишина, Е. Ламонова
- 2012:
В. Веццали, Э. Ди Франчиска, А. Эрриго, И. Сальватори
- 2020: И. Дериглазова, Л. Коробейникова, М. Мартьянова, А. Заһидуллина
|
|