Адымнар (белем бирү комплексы)
2020 елның 1 сентяберендә Казанда рус, татар һәм инглиз телләрен тирәнтен өйрәнүле «Адымнар — белемгә һәм татулыкка юл» беренче полилингваль белем бирү комплексы ачылды. Яңа мәгариф оешмасы бинасында күп функцияле спорт заллары, бассейннар, иҗади остаханәләр, фәнни лабораторияләр, видео - һәм тавыш яздыру студиясе, заманча китапханә бар. Яңа белем бирү оешмасы Казанның 165-нче номерлы мәктәбе базасында оештырылган. Комплекс өч мәктәпне үз эченә ала: 480 урынга төзекләндерелгән башлангыч мәктәп, Бичурин урамындагы 800 урынга исәпләнгән билингваль бина һәм 1224 урынга исәпләнгән Бондаренко урамындагы яңа полилингваль мәктәп. «Адымнар — белемгә һәм татулыкка юл» полилингваль белем бирү комплекслары челтәрен булдыру проекты республикада 2019 елдан гамәлгә ашырыла.
|
Portal di Ensiklopedia Dunia