Аждаһа![]() Аждаһа яки ләү — күпчелек очракта елансыман мифик зат. Татар телендәге Аждаһа сүзе Аяси-Дахака дигән фарсы сүзенә кайтып кала. Мишәр, ногай татарларында Аждаһа сүзе- Аздака дип яңгырый. МифларКүпчелек мифларда Аждаһа берәр каланы, йә тулаем илне юкка чыгу куркынычы астына куя. Халык, үз-үзен коткару өчен аңарга азык итеп берәр кыз бирә торган була. Актыкта берәр батыр ул Аждаһаны җиңеп, шуның өчен патша кызына өйләнә торган булган. Төрки халыклар мифологиясеТөрки халыклар мифологиясендә явыз, бик озын гомерле күпбашлы елансыман җан иясе. Әзәри мифларыӘзери мифларында Аждаһа корсаклы хатын-кыз карынына кереп, шунда яшәүче җан иясе. Татар-башкорт мифларыМишәр татарлары мифларында Аздака- ут чәчүче елан кыяфәтендә. Казан татарлары, башкорт мифларында елан(шулай ук зилант яки җылан) үлгәчтен Аждаһага, ә озак яши алган Аждаһа, үлеменнән соң Юхага әверелә. Фарсы мифларыТаҗикларда Аждаһа- ут, агу, төтен чыгара алып, тау куышларында яшәүче җан иясе. Яшәү урыныТөрле халыкларда Аждаһа төрле урыннарда яши. Урта Азия халыкларында ул җир асларында, мәгарәләрдә яши. Әзери, башкорт мифларын буенча, ул күлләрдә яши. Татар мифлары буенча, ул диңгездәге бер утрауда гомер итә, кайда аны яңгыр болыты илтеп ташлый. Моны да карагызЧыганаклар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia