Азат Абдуллин
Азат Абдуллин, Азат Хаммат улы Абдуллин (1931 елның 26 июне, СССР, РСФСР, БАССР Зиянчура районы, Башкорт Үргене ― 2023 елның 11 ноябре, РФ, Мәскәү) ― язучы, драматург. БР халык язучысы (2014). Тәрҗемәи хәле1931 елның 26 июнендә БАССР Зиянчура районы Башкорт Үргене авылында туган. Урта мәктәпне (1947), Уфа педагогия институтын (1953), Мәскәүдә Максим Горький исемендәге Дөнья әдәбияты институтының аспирантурасын (1956) тәмамлый. Урта мәктәптән соң ике ел мәктәптә пионер әйдәүчесе, укытучы булып эшли. Аспирантура бетереп, Уфага кайткач, дәүләт университетында (1957-1958) укыта. Соңыннан Мәскәүгә китеп, һөнәри язучы булып китә.[1]. ССРБ язучылар берлеге әгзасы (1968) Вафаты2023 елның 11 ноябрендә 92 яшендә Мәскәүдә вафат[2] Үзен Мәскәүдә Востряков зиратында җирләргә васыять иткән[3]. ИҗатыРус шагыйре Сергей Чекмаревның тормышын һәм иҗатын өйрәнеп, «Онытма мине, кояш!» (Не забывай меня, солнце!) пьесасын (1963) яза. Заманыннан алда баручы кеше фаҗигасенә багышланган «Унөченче рәис» (Тринадцатый председатель) (1979) пьесасы мораль-этик проблеманы кыю куюы белән режиссёрларның игътибарын тарта, беренче тапкыр Мәскәүдә Евг. Вахтангов театрында уйнала, аннан соң пьеса Алма-Ата, Фрунзе, Уфа, Казан, Свердловск, Воронеж һәм чит ил сәхнәләрендә (барлыгы 35 илдә) уңыш белән бара. «Соңгы узаман» (Последний патриарх)(вариант: Сагыш елгасы) пьесасы (1985) аның дәвамы булып тора. Проза өлкәсендә «Ак сөт» (Белое молоко), «Кызыл чык» (Красная роса) повестьларын язды. 2004 елда Р. Нуриевка багышлап, «Раббым бакчасы» (Нездешний сад) пьесасын язды.[4] Китаплары
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Искәрмәләр
Әдәбият
Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia