Акташ Упкыны![]() Акташ Упкыны[1] (рус. Акташский Провал) — Татарстанның Әлмәт районындагы Кәләй тимер юл станциясеннән көнчыгыштагы карст упкыны. Татарстан АССР Министрлар Советының 1978 елның 10 гыйнварындагы 25нче санлы Указы белән һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2005 елның 29 декабрендәге 644нче карары белән ул «төбәк әһәмиятендәге табигать һәйкәле» булып танылган[2] . ГеографиясеАкташ Упкыны — карсттан чыккан акмый торган дренажсыз сулык. Татарстанның Әлмәт районы Кәләй авылы янында урнашкан. Ул түгәрәк формада, диаметры — башта 4-5 м, соңрак 50 метрга җиткән, су көзгесе (су өслеге) мәйданы - 0,03 гектар. Уртача тирәнлеге 17 м, иң тирән җирдә 25-28 м[3]. Күл тирәнлеге 20 метр булган упкын төбендә барлыкка килгән. [4] Тарихы1939 елның 7 августында басуда СТЗ тракторында тракторчы җир сөрә. Көтмәгәндә җир убыла (җимерелеп төшә) башлаган һәм тракторны тракторчысы белән бергә суырып алган (халык телендә «җир йоткан»). Шул урында 3х2 м үлчәмендә чокыр барлыкка килгән. Упкынның тирәнлеге төрле мәгълуматлар буенча 50дән 80 метрга кадәр тәшкил иткән. 1951 елдагы Г. Н. Петров мәгълүматы буенча, чокырның диаметры якынча 50 метр, тирәнлеге — 25 метр була. Упкын төбендә диаметры якынча 10 метрга тиң күл барлыкка килә. 1966 ел мәгълуматлары буенча, упкынның тирәнлеге 20 метрга чаклы кыскара, диаметры 28 м тирәсе, су көзгесенең (су өслегенең) мәйданы — 0,1 га. ГидрологиясеКүлнең күләме 3 мең м³. Җир асты сулары белән туена, тотрыклы. Суы яшькелт-зәңгәр төстә, иссез, артык минеральләшкән, үтә күренмәле. Суның химик төре — гидрокарбонат-кальцийлы[5]. Әдәбият
Сылтамалар
Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia