Александр Лукашенко
Алекса́ндр Григо́рий улы Лукаше́нко (рус. Алекса́ндр Григо́рьевич Лукаше́нко, белар. Аляксандр Рыгоравіч Лукашэнка) — беларус дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе, Беларусь Республикасының беренче һәм бердәнбер президенты (1994 елдан). 2020 елның 9 августында узган президент сайлауларында алтынчы тапкыр кандидатурасын куя һәм Үзәк сайлау комиссиясе тарафыннан җиңүче дип табыла[4]. 2025 елның 26 гыйнварында узган президент сайлауларында 86,82 % тавыш белән җиңгән, җиденче тапкыр ил президенты булып сайланган. Тәрҗемәи хәлИртә елларАлександр Лукашенко 1954 елның 30 августында Витебск өлкәсенең Копысь бистәсендә туган. Милләте буенча белорус.[5] Әтисез тәрбияләнгән. 1975 елда Могилев педагогика институтының тарих факултетын, ә 1985 елда Беларусь авыл хуҗалыгы академиясене читтән торып тәмамлый. 1975-1976 һәм 1980-1982 елларда армиядә хезмәт иткән. 1982 елдан — Шклов районының «Ударник» (Бәрмәче) колхозы рәисе, 1983 елдан — Шклов төзү материаллар комбинаты директорының урынбасары, 1985—1987 елларда Шклов районының Ленин исемле колхозының парткомы сәрктибе. 1987 елның мартыннан — Могилёв өлкәсе Шклов районының «Городец» совхозы директоры. Сәяси карьера1990 елда Беларусь Югары Шурасы депутаты булып сайланыла. 1993 елның апрельдән 1994 елның июленә кадәр Югары Шурасының коррупция белән көрәш буенча комиссияне җитәкләгән. 1994 елда Беларусь президенты булып сайланыла. 1996, 2001, 2006, 2010 һәм 2020 елларда кабаттан сайланыла. 2024 елның 25 февралендә Александр Лукашенко 2025 елда җиденче срокка сайлауга чыгу нияте турында игълан итә[6]. Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Искәрмәләр
Чыганаклар |
Portal di Ensiklopedia Dunia