швед. Alva Myrdal
Ватандашлык
Швеция
Исем
Myrdal i Stockholm [ 1]
Туу датасы
31 гыйнвар 1902 (1902-01-31 ) [ 2] [ 3] [ 4] […]
Туу урыны
Уппсала[d] , Швеция [ 3] [ 2] [ 4] […]
Үлем датасы
1 февраль 1986 (1986-02-01 ) [ 2] [ 5] [ 3] […] (84 яшь)
Үлем урыны
Дандерюд [d] , Дандерюд [d] , Стокһолм ләне [d] , Швеция [ 2] [ 1]
Күмелү урыны
Garden of Remembrance, Norra Begravningsplatsen [d] [ 6] [ 7]
Ата
Gustaf Albert Jansson Reimer [d] [ 2] [ 1]
Ире яки хатыны
Гуннар Мюрдаль [d] [ 2] [ 1]
Балалар
Ян Мюрдаль [d] [ 1] , Сиссела Бок [d] [ 1] һәм Kaj Fölster [d] [ 1]
Әһәмиятле кеше
Селия Бруниус [d] [ 8] , Brita Åkerman [d] [ 8] , Хессельгрен Керстин [ 8] , Амелия Поссе [d] [ 8] , Таге Фритьоф Эрландер [d] [ 8] , Улла Линдстрём [d] [ 8] , Cavaharlal Neru [ 8] , Дагмар Эдквист [d] [ 9] , Эльса Бьёркман-Гольдшмидт [d] [ 10] һәм Hulda Flood [d] [ 11]
Һөнәр төре
дипломат , сәясәтче , социолог , язучы
Эш урыны
Берләшкән Милләтләр Оешмасы
Башкарган вазыйфа
член Первой палаты риксдага [d] [ 1] , ambassador of Sweden to Sri Lanka [d] , ambassador of Sweden to India [d] , ambassador of Sweden to Burma [d] , ambassador of Sweden to Nepal [d] һәм министр Швеции по делам церкви [d]
Әлма-матер
Уппсала университеты һәм Эстүгүлем үнивирситите [d]
Активлык урыны
Стокһолм [ 12] һәм Париж [ 12]
Сәяси фирка әгъзасы
Шевитсә социал-демократик эшчеләр фиркасе [d] [ 1]
Әгъзалык
Международный женский союз за мир и свободу [d]
Бүләкләр
Нинди вики-проектка керә
Project Svenskt kvinnobiografiskt lexikon [d]
Отсутствует в
Gravstensinventeringen [d]
Альва Мюрдаль Викиҗыентыкта
Альва Мюрдаль (швед. Alva Myrdal ; 31 гыйнвар 1902 ел — 1 февраль 1986 ел ) — педагог, социолог, дипломат. Швециянең киңәшче министры (1966-1973), Швеция парламенты әгъзасы (1962-1970). Мексика сәясәтчесе Альфонсо Гарсия Роблес белән бергә Нобель тынычлык премиясе лауреаты (1982 ). Икътисад буенча Нобель премиясе лауреаты Гуннар Мюрдальның хатыны.
Биографиясе
Альва Мюрдаль Швециянең Упсала шәһәрендә Албер Раймер (1876-1943) и Лоува Яуонсон (1877-1943) гаиләсендә беренче бала булып туган. Аның тагын бертуган дүрт абыйсы һәм сеңлесе: Рут(1904-1959), Фолке (1906-1977), Май (1909-1941), Стиг (1912-1977) булган. Атасы төзелеш белән шөгыльләнә, социал-демократлар һәм кооператив эшмәкәрләре хәрәкәтләрендә актив катнаша. Альва үзе дә Швециянең Социал-демократик фиркәсенә (швед. Sveriges socialdemokratiska arbetarepartiet , SAP) керә.
1924 елда Стокгольм университеты бакалавриатын тәмамлый. Югары уку йортында социология, фәлсәфә, педагогика һәм психология фәннәрен өйрәнә. Аннары өч ел укуын Лондонда, Лейпцигта һәм Стокгольмда дәвам итә. 1929-1930 елларда Рокфеллерлар фонды степендиясе хисабына ире белән бергә АКШта укый, аннары Женевада курсларга йөри һәм 1934 елда Уппсала университетында магистр дәрәҗәсен яклый. Шул ук елда ирле-хатынлы Мюрдальлар «Илдәге халык саны кризисы» (швед. Kris i befolkningsfragan ) исемле уртак гыйльми эш бастыра. Бу гыйльми эш демография фәнендә мөһим этабы һәм "швед социализмы моделе"н төзүгә үз өлешен кертә.
Социалистик феминистка буларак, Альва Мюрдаль хатын-кызларның сәяси һәм икътисади тигез хокуклылыгы өчен хәрәкәтендә мөһим шәхес булып тора. Хатын-кыз хезмәте буенча дәүләт комиссиясенең җаваплы сәркәтибе һәм Стокгольмның эшлекле һәм хезмәтче хатын-кызлары оешмасының кече рәисе булып эшли (1935-1936), хатын-кыз өчен һәр айда нәшер ителгән социал-демократик журналны мөхәррирли. Шул ук вакытта, социаль тәэминат, белем һәм гендер тигезлеге мәсьәләләрендә алдынгы карашта булу белән бергә, 30-елларда «җитлекмәгәннәр» стерилизациялау аша «милләт генофондны яхшыртырга» чакыра[ 16] .
Альва ире Гуннар Мюрдаль Гуннар белән, 1934 ел.
Гаиләсе
Ире (1924 елдан) — икътисад буенча Нобель премиясе лауреаты Гуннар Мюрдаль . Улы — язучы Ян Мюрдаль (1927), кызлары — фәлсәфәче Сиселла Бок (1934) һәм социолог Кай Фёльстер (1936).
Төп әсәрләре
«Милләт һәм гаилә: демократик гаилә һәм популяцион сәясәт һәм тәҗрибәсе» (Nation and Family. The Swedish Experiment in democratic family and population policy, 1941);
"Хатын-кызның ике роле: йорт һәм эш" (Women's Two Roles. Home and Work, 1956, В. Клейн белән бергә).
Әдәбият
Карлсон А. Шведский тәҗрибә в демографический политике: Гуннар и Альва Мардали и межозерный кризис народонаселение / пер. с инг. — М.: ИОРИСЭН, Мысль, 2009. — 312 с. — Серия «Социология». — ISBN 978-5-91066-030-8 , ISBN 978-5-244-01120-3 .
Искәрмәләр
↑ 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 1,5 1,6 1,7 1,8 Two-Chamber Parliament 1867–1970. — 1985.
↑ 2,0 2,1 2,2 2,3 2,4 2,5 Alva Myrdal — 1917.
↑ 3,0 3,1 3,2 Sveriges dödbok
↑ 4,0 4,1 Uppsala domkyrkoförsamlings kyrkoarkiv, Födelse- och dopböcker, huvudserie, SE/ULA/11632/C a/17 (1898-1904), bildid: 00150896_00230
↑ Encyclopædia Britannica
↑ http://norrabegravningsplatsen.se/kandisarna/ — Norra begravningsplatsen.se .
↑ Myrdal, Alva — Svenskagravar.se .
↑ 8,0 8,1 8,2 8,3 8,4 8,5 8,6 8,7 8,8 Alva Myrdal 1902-01-31 — 1986-02-01
↑ Dagmar Ingeborg Edqvist
↑ lsa Andrea Elisabeth Björkman-Goldschmidt 1888-04-16 — 1982-04-06 Författare, journalist, hjälparbetare
↑ Hulda Flood 1886-09-25 — 1968-11-18
↑ 12,0 12,1 Deutsche Nationalbibliothek Record #118735470 // Gemeinsame Normdatei — 2012—2016.
↑ http://www.nobelprize.org/nobel_prizes/peace/laureates/1982/myrdal-facts.html
↑ https://www.nobelprize.org/nobel_prizes/about/amounts/
↑ https://www.friedenspreis-des-deutschen-buchhandels.de/alle-preistraeger-seit-1950/1970-1979/alva-und-gunnar-myrdal
↑ Ъ-Власть — Скандал / ШВЕДСКАЯ МОДЕЛЬ СОЦИАЛИЗМА