Антигуа һәм Барбуда
Анти́гуа һәм Барбу́да (ингл. Antigua and Barbuda [ænˈtiːɡə] һәм [bɑrˈbjuːdə], испан теленнән тәрҗемәдә — «борынгы» һәм «сакаллы») — шул ук исемле утрауларда һәм Редонда утравында урнашкан дәүләт. Ул Кече Антиль утраулары төркеменә керә (Кариб диңгезе). ДемографияХалыкны күбесенчә негрлар тәшкил итә. Ил халкы ― 97 120 кеше (2019 елга бәяләү)[5]. Дин1981 елның 1 ноябреннән бәйсез дәүләт булган Антигуа һәм Барбуда Конституциясе нинди дә булса дингә рәсми статус беркетми. Руханиларга парламент әгъзаcы булу тыела. Мәктәп чиркәүдән аерылган, дини фактор сәясәттә зур роль уйнамый. Антигуа һәм Барбудада яшәүчеләрнең күпчелеге (76 %) – христианнар (төп дин — протестантлык, шулай ук англикан чиркәве тарафдарлары, католиклар һ. б.). Ислам, Бәһаи, яһүд дине, буддизм һ. б. диннәр вәкилләре саны күп түгел. 2016 елда Пью тикшеренү үзәге үткәргән сораштыру күрсәткәнчә, Антигуа һәм Барбуда мөселманнарының гомуми саны 950 кеше тәшкил итә. Антигуа һәм Барбуда Милләтләр Дуслыгы, Америка дәүләтләре оешмасы әгъзасы. Ил башлыгы — Бөекбритания патшасы. Әлеге утраулар Христофор Колумб тарафыннан 1493 елда ачылды. 1632 елдан башлап бу җирләр Бөекбритания составына керә. Инглизләр монда плантацияләрне оештырдылар, моның өчен махсус Африкадан коллар-негрларны китерделәр. Коллыктан 1834 елда гына баш тарттылар. 1967 елда ил Англия белән ассоцияцияләнгән. 1981 елның 1 ноябреннән — бәйсез дәүләт. Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia