Антонина Евдокимова
Антонина Евдокимова (Антонина Иван кызы Евдокимова, 15 август 1907, Торым, Өлҗән вулысы, Зөя өязе, Казан губернасы, Россия империясе — 1998, Самар, Россия) — Социалистик Хезмәт Каһарманы (1948). Биографиясе1907 елда хәзерге Татарстанның Кайбыч районы Турминское авылында туа. Евдокимовлар гаиләсе беренчеләрдән булып «Революция» авыл хуҗалыгы артеленә кушыла, ә Антонинаның ире Николай аның беренче рәисе була. Николай Бөек Ватан сугышында һәлак булган, Антонина дүрт бала тәрбияләп үстергән һәм авыл колхозында эшләргә өлгергән. Сугыштан соң, 30 центнерга кадәр ашлык алып, яхшы хезмәт нәтиҗәләре күрсәтә. 30,1 центнер результат рекордлы була һәм бу казаныш өчен 1948 елда Антонина Евдокимова Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек була. Кырда эшләүдән тыш, җәмәгать эшчәнлеге белән дә шөгыльләнергә өлгерә, Татарстан АССР Югары Советы депутаты итеп сайлана. Чыганаклар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia