Асаф Габдерахманов
Асаф Котдус улы Габдерахманов (20 декабрь 1918 — 3 сентябрь 2000) — Советлар Союзы Герое, Бөек Ватан сугышында катнашкан кеше. Сугышка кадәрге тормышыАсаф Габдерахманов 1918 елның 20 декабрендә Әгерҗе шәһәрендә туа (хәзерге Татарстан). Балачагында Иж-Бубый авылында яши һәм шунда ук тулы булмаган урта мәктәпне тәмамлый. Казанда авиацион техникумны тәмамлап, авиацион заводта техник-монтажчы булып эшли. Бөек Ватан сугышында катнашуыАсаф Абдрахманов Хәрби-Диңгез Флотында 1939 елдан башлап хезмәт итә. 1942 елда ул Югары хәрби-диңгез училищесын тәмамлый. Укуын тәмамлаганнан соң, лейтенант Асаф Габдерахманов Азак хәрби флотилиясенә хезмәткә җибәрелә һәм бронекатер командиры буларак билгеләнә. Бер тапкыр Габдерахманов катеры өч бронекатердан торган төркем белән бергә Мариупольга төнге һөҗүмдә катнаша. 1943 елның ноябрь аенда Киреч бугазын кичкәндә өлкән лейтенант Габдерахмановның бронекатеры беренче штурмлаучы отрядларны җиргә төшерә һәм күп тапкыр сугыш кирәк-яракларын китерә. 1944 елның 22 гыйнварында ССРБ Югары Шурасы указы белән Асаф Габдерахмановка Советлар Союзы Герое исеме бирелә.[1] 1944 елда ул Советлар Союзы Коммунистик Партиясе вәкиле була. Сугыштан соңгы тормышы1963 елдан 1968 елга кадәр Асаф Габдерахманов «Сучан/Спасск» үлчәү комплексы корабының командиры була. 1-нче ранг капитаны Асаф Котдус улы Габдерахманов 1973 елда отставкага чыга. Ялга киткәннән соң ул Севастопольда яши һәм шунда ук 2000 елның 3 сентябрендә вафат була. СылтамаларИскәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia