Асия Смакова

Асия Смакова
Туган 27 август 1947(1947-08-27) (77 яшь)
Латып, Максимовский сельсовет[d], Стәрлетамак райуны, БАССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  Россия
Һөнәре музыкачы

Смакова Асия Вәфир кызы (28 август 1947 ел) — татар һәм башкорт җырчысы, Башкортстан Республикасының халык артисты (2010).

Биографиясе

Асия Вәфир кызы Смакова (кыз фамилиясе Габбасова) 1947 елның 28 августында Башкорт АССРының Стәрлетамак районы Латыйп авылында туган. Ишембай шәһәрендә 1-нче сигезьеллык интернат-мәктәбеннән соң 2-нче интернат-мәктәбендә укый. Музыка укытучысы Галия Давыт кызы Рәшитова (Таңсылу Рәшитованың сеңлесе) кызның җыр-моңга сәләтен соң, аңа аерым игътибар билгели. Асия Вәфир кызы мәктәп хорында һәм җыр ансамблендә солист була.

1966-1970 елларда Уфа музыка училищесында укый, бу чорда булачак тормыш иптәше билгеле мәйданчык җырчысы Илфак Смаков белән таныша.

1975 елда Уфа дәүләт сәнгать институтын тәмамлый.

Иҗаты

1969 елдан Башкортстан хор капелласы солисты, Башкорт дәүләт филармониясе педагог-репетиторы, 1980 елларда тормыш иптәше Илфак Смаков белән бергә чыгыш ясый башлыйлар. Бу үзенчәлекле дуэт тыңлаучылар, тамашачылар күңелендә җылы эз калдыра. Җырчылар көйле тавышлар, матур кяфәтләре, сәхнәдә үз-үзен тотышлары суырырга җайлашканнар. Алар репертуар сайлауга да бик җитди карый.

1998-2010 елларда — Айдар Галимовның «Айдар» театр-студиясы җырчы-солисты.

Асия Смакованың матур тембрлы тавышын тамашачылар һәр чак көтеп ала. Репертуарында башкорт һәм татар халык җырлары, композиторлар иҗат иткән әсәрләр бар.

Гаиләсе

Тормыш иптәше — Илфак Смаков (1940-1993), РСФСР-ның атказанган артисты, Башкорт АССР-ның халык артисты. Кызлары — Айсылу.

Мактаулы исемнәре

  • Башкортстан Республикасының халык артисты (2010).
  • Башкортстан Республикасының атказанган артисты (1995).

Мәтбугатта

  • Гөлфиә Юнысова. «Ғүмеремде ҡабат башлап булһа, ҡайтыр инем үҫмер сағыма...» «Башҡортостан» гәзите, 2017, 3 октябрь.[1].

Искәрмәләр

  1. «Башҡортостан» гәзите, 2017, 3 октябрь 2017 елның 28 октябрь көнендә архивланган.(Тикшерелгән 3 октябрь 2017)

Тышкы сылтамалар

Prefix: a b c d e f g h i j k l m n o p q r s t u v w x y z 0 1 2 3 4 5 6 7 8 9

Portal di Ensiklopedia Dunia

Kembali kehalaman sebelumnya