Атом-төш энергиясе
![]() ![]() Атом-төш энергиясе – атом төшендә сакланган, атом-төш реакциясе һәм радиоактив таркалыш барышында бүленеп чыга торган энергия. Атом электр станцияләре бу төр энергияне эшкәртеп, электр һәм җылылык энергиясен битештерәләр. Атом электростанцияләре 2012 елда дөньяның 13% электр энергиясен һәм 5,7% гомуми энергия җитештергәннәр.[2][3]. Физик нигезләр
Атом энергетикасы тарихыАтом энергиясен электр энергиясенә әйләндерү буенча беренче нәтиҗәле тәҗрибәне 1951 елның 20 декабрендә АКШның хәзерге Энергия департаментының INEEL Милли лабораториясе үткәрә. Атом-төш реакторы бу тәҗрибә вакытында 4 яктырткычтан торган чылбырга җитәрлек электр энергиясе бирә. Шул ук көнне тәҗрибә реактор-бридеры егәрен 100 кВтка җиткерә. 1966 елның 26 августында EBR-1 реакторы АКШның милли-тарихи һәйкәле дип игълан ителә. Аңа кадәр 1945 елның августында АКШ Япониянең Хиросима белән Нагасаки шәһәрләренә атом бомбасы ыргытып, дөньяга үзендә яңа төр куркыныч корал булуы белән “мактанырга” өлгергән иде. 1949 елга кадәр АКШ атом-төш өлкәсендә беренче булып кала. Ә 1949 елда СССРда беренче атом бомбасын сынап карыйлар. Атом бомбасы белән беррәттән, СССРда атом электр станциясен төзү проекты да эшләнә. Һәм озак та үтми, 1954 елның 27 июнендә, Калуга өлкәсендәге Обнинск шәһәрендә дөньядагы беренче атом электр станциясе эшли башлый. Аның егәре нибары 5000 кВт була, әмма ул атом энергиясен тыныч шартларда куллану буенча яңа дәвергә нигез сала. 1958 елда Себер АЭСының беренче чираты сафка кертелә. Аның егәрлеге — 100 МВт. Проект буенча ул 600 МВт эшләргә тиеш була. Шул ук елда Белояр АЭСын төзү эше башлана. Аның беренче чираты 1964 елның 26 апрелендә ток бирә башлый. Ә сентябрьдә Нововоронеж АЭСының 1нче блогы тапшырыла. Аның егәрлеге 210 МВт була. Икенче блок 350 МВт егәрлек белән 1969 елның декабрендә сафка керә. 1973 елда Ленинград АЭСы эшли башлый. СССРдан читтә атом-төш сәнәгате тыныч максатларда Бөекбританиянең Колдер-Холл шәһәрендә барлыкка килә. Андагы АЭС 1956 елда 46 МВт егәрлек белән эшли башлый. Бер елдан соң егәрлеге 60 МВт булган АЭС АКШның Шиппингпорт шәһәрендә төзелә. Икътисади мөһимлегеХәзерге вакытта атом-төш электр энергиясе җитештерү буенча дөнья лидерлары түбәндәгеләр:
2004 ел башына дөньяда 441 атом-төш реакторы эшли иде, Россиянең “ТВЭЛ” ачык акционерлар җәмгыяте шуның 75енә ягулык бирә. Европадагы иң эре АЭС — Запорожье АЭСы. Аны 1980 елда төзиләр. 2008 ел уртасына анда 6 реактор 5,7 ГигаВатт егәрлек белән энергия эшли. Дөньядагы иң эре АЭС Япониянең Касивадзаки шәһәрендә. Аның егәрлеге 8,212 ГигаВатт. Атом энергетикасы тарихында афәтләрБеренче эре авария Канаданың Онтарио штатында 1952 елның 12 декабрендә була. Авария вакытында бүленү продуктлары тирә-як мохиткә тарала, ә радиоактив зарарланган су Оттава елгасы янындагы җирләрдән агып төшә. Шушы аварияләрдән соң кешелеккә атом электр станцияләренең файдасы зурракмы, зыянымы дигән сорау туа. Бу турыда бәхәсләрнең әле булса тынганы юк. Бу урында су тудыргыч бомбасының атасы, Нобель премиясе лауреаты академик Андрей Сахаровның сүзләрен китерик: “Тынычлык, прогресс һәм кеше хокуклары — шушы өч максат аерылгысыз бәйләнгән, аларның берсенә дә калган икесенә илтифат итмичә генә ирешергә ярамый”.
Искәрмәләр
Чыганаклар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia