А. М. Бутлеровның кәшәнә-төрбәле кабере

Кабер
А. М. Бутлеровның
кәшәнә-төрбәле кабере
Авыл ТР, Алексеевск районы, Зур Алан авылыннан 4,5 км көнчыгыштарак
Нигезләү датасы 1904―1908 еллар

А. М. Бутлеровның кәшәнә-төрбәле кабере[1] (рус. Часовня-склеп А. М. Бутлерова, ингл. A. M. Butlerov Chapel Crypt) ― дини корылма, рус химигы, академик, атказанган профессор Александр Михаил улы Бутлеров (1828—1886) кабере өстендә эшләнгән кәшәнә-төрбә (рус. часовня-склеп). XX гасыр башы архитектура истәлеге.

Урыны

Галим авыл зиратының көнчыгыш ягында җирләнгән. Кәшәнә-төрбә Биләрдән ерак булмаган элекке Бутлеровка авылы янында, бөек галим А. М. Бутлеровның ата-бабалары утары булган җирлектә, чиста кырда, иске авыл зиратында урнашкан, анда каберләр гасырлар буе үскән наратлар астында яшеренгән. Бүген Татарстанның Алексеевск районы Бутлеровка авылы[2] урынында кечкенә генә зират һәм Александр Михайлович кабере өстендә 1904―1908 елларда төзелгән нәфис кәшәнә (часовня) сакланып калган. Зират зур түгел. Тын һәм бик чиста. Кәшәнәгә керү ирекле. Зират Алексеевск районы Зур Алан авылыннан 4,5 км көнчыгыштарак урнашкан [3][4]. Юл яхшы.

Тасвирлама

Кәшәнә яңа рус стилендә эшләнгән мемориаль корылманың үрнәге буларак, архитектура һәйкәле булып тора. Кызыл кирпеч һәм ак таш детальләренең үзенчәлекле кушылмасы белән төзелгән. Кәшәнәнең эчке киңлеге дүрт яклы гөмбәз белән капланган.

Кәшәнә эчендә галимнең кабер ташы, баш очында мәрмәрдән бюсты тора. Ишек каршындагы дивар янында агачтан уеп ясалган иконостас[d] сакланып калган.

Тышта, кәшәнә ишеге янәшәсендә, уң якта җирдә тәбәнәк таш монумент куелган:

Основоположник органической химии
Александр Михайлович Бутлеров
1828 — 1886[5]

Тарих

Александр Михайлович гомеренең соңгы елларын үз имениесендә үткәрә (башка версияләр дә бар[6]), умарта үрчетү белән шөгыльләнә, хәтта «Пчелиный листок» журналын чыгаруны оештыра[7]. 1886 елның 5 (17) августында 57 яшендә Казан губернасының Бутлеровка имениесендә (хәзерге Татарстанның Алексеевск районы) эмболиядән[d] вафат булган[6], 9 августта (башка версияләр дә бар[6]) шунда күмелгән. 1904―1908 елларда галим кабере өстендә кирпечтән нәфис итеп эшләнгән кәшәнә-төрбә корылган.

Хәзерге вакытта Федераль әһәмияткә ия һәйкәлләр исемлегенә кертелгән (Федераль әһәмияттәге мәдәни мирас объекты[d]. «РСФСРда мәдәният ядкарьләрен саклау эшен тагын да яхшырту турында» 1960 елның 30 августындагы 1327 номерлы РСФСР Министрлар Советы карары). Бердәм дәүләт реестрында теркәү номеры ОКН №161610746090006[5].

Искәрмәләр

Әдәбият

  • Алексеевск һәм Биләр. Мирас хәзинәсе. Туристлар өчен схема.

Сылтамалар

Prefix: a b c d e f g h i j k l m n o p q r s t u v w x y z 0 1 2 3 4 5 6 7 8 9

Portal di Ensiklopedia Dunia

Kembali kehalaman sebelumnya