Бакый Урманче урамы (Яр Чаллы)
Бакый Урманче урамы (рус. улица Баки Урманче) — Татарстанның Яр Чаллы шәһәренең Автозавод районындагы урам. Тарих![]() Татар халкының һөнәри сынлы сәнгатенә нигез салучыларның берсе, рәссам, график, скульптор һәм архитектор, Татарстан АССРның (1960) һәм РСФСРның (1982) халык рәссамы, Татарстан АССРның Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты (1967) Габделбакый Идрис улы Урманчиев (Бакый Урманче, 1897 — 1990) хөрмәтенә аталган урам. УрнашуыЯр Чаллының (Яңа шәһәр) Автозавод районы «Боровецкое» коттеджлар бистәсендә урнашкан кечкенә урам. Җиләкле урам белән киселештән башлана. Балан урамы / Мәскәү урамы белән киселештән Туры урам булып дәвам итә. Бакый Урманче урамыннан Шилнә урманына һәм Түбән Чулман милли паркына узарга мөмкин. Игътибарга лаек объектларУрам (элиталы) шәхси секторга керүче ике катлы коттеджлардан тора. Әдәбият
СылтамаларИскәрмәләр |
Portal di Ensiklopedia Dunia