Бакыр мәчет (Югары Пышма)
Бакыр мәчет (рус. Медная мечеть), шулай ук имам Исмәгыйль әл-Бохари исемендәге мәчет (рус. Мечеть имени Имама Исмаила Аль Бухари) ― Свердловск өлкәсе Югары Пышма шәһәрендә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе. РФ МДН составындагы Свердловск өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәтенең (Урал мөхтәсибәте) үзәк (җәмигъ) мәчете. ТарихСвердловск өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәтенең (Урал мөхтәсибәте) үзәк мәчете ― Екатеринбург шәһәренең юлдаш-шәһәре булган (шәһәр үзәкләре арасы 14 км) Югары Пышма шәһәрендәге имам Исмәгыйль әл-Бохари исемендәге Бакыр мәчет (Октябрь урамы, 26).[1] Мәчетне 2001-2002 елларда Урал тау-металлургия компаниясе һәм «Уралэлектромедь» ААҖ акчасына «Астек» төрек фирмасы төзегән.[2] Мөселманнар бу мәчетне Җәмигъ мәчете кебек кабул итә. Әлеге мәчет гыйбадәт кылу өчен өлкәдәге иң зур мәйдан булып тора. [3] Мәчеткә йөрүчеләрнең төп өлеше ― Урта Азия кешеләре (таҗиклар, үзбәкләр, кыргызлар), казакълар, азәрбайҗаннар. Җирле халыкның (татарлар, башкортлар) 15 проценты мәчеткә йөри. 2016 елдан мәчетнең имам-хатыйбы ― Равил улы Артур хәзрәт Мөхетдинов (Уфадан, 1989 елгы, Чиләбе мәдәният академиясендә, Мәскәү ислам институтында, Санкт-Петербург дәүләт университетының Көнчыгыш факультетында аспирантурада укыган; 2016 елга кадәр «Мәдинә» нәшрият йортында, Санкт-Петербург мөселманнары Диния нәзарәте аппаратында җитәкче булып эшләгән) [4], аңа кадәр мәчеттә таҗик кешесе имам булган. Җомга намазына өлкәнең төрле районнарыннан, Екатеринбургтан киләләр. Мәчеттә аралашу рус телендә алып барыла. Тасвирлама650 кешегә исәпләнгән мәчет бинасы классик кануннар буенча төзелә: диварларны бизәгән орнаментта Госман империясе заманы рәсеме кулланылган. Мәчет 200 квадрат метрдан артык мәйданны били, анда гыйбадәт залыннан тыш китапханә, гардероб һәм ярдәмче бүлмәләр урнашкан. Мәчет бинасы төрек мәрмәре һәм ачык төсле гранит белән бизәлгән. 38 метр биеклектәге манарасы һәм гөмбәзе бакыр һәм алтынланган пластинкалар белән капланган. [5] Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia