Башкортларның федераль милли-мәдәни мохтариятеБашкортларның федераль милли-мәдәни мохтарияте, баш. Башҡорттарҙың федераль милли-мәҙәни автономияһы, рус. Федеральная национально-культурная автономия башкир (ФНКА башкир) — җәмәгать оешмасы, башкорт милләтенә караган һәм туган төбәгеннән читтә аз булган шәхесләрнең ирекле берлеге[1]. Мохтарият шурасы Мәскәү шәһәрендә урнашкан. ТарихРоссия башкортларының федераль милли-мәдәни мохтарияте (МММ) Мәскәүдә БР вәкиллегендә 2015 елның 18 декабренда узган оештыру конференциясендә барлыкка килә. Башкортларның МММ Татарстанда (2002 елдан[2]), Чиләбе (2015 елдан), Сарытау өлкәләрендә, Яһүд автоном округында һ.б. Россия регионнарында булдырылган[3]. 2015 елның гыйнварында Чиләбе шәһәре башкортларының милли-мәдәни мохтарияте оеша. Аннары Чиләбе өлкәсе Чибәркүл районы башкортларының милли-мәдәни мохтарияте оеша. Соңрак «Чиләбе өлкәсе башкортларының өлкә милли-мәдәни мохтарияте» регион иҗтимагый оешмасы төзелә. Шулар нигезендә, федераль милли-мәдәни мохтарият барлыкка килә[4]. Максаты
Мохтарият җитәкчелеге
Сылтамалар
Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia