БашкортлаштыруБашкортлаштыру — Башкортстан Республикасында башкорт теле һәм мәдәниятенең, милли кадрларның ролен көчәйтү. Кадрларны башкортлаштыруБилгеле булганча, республиканың элекке президенты Мортаза Рәхимов республикада хакимияттә милләтләр буенча квоталарны сакларга омтыла.[1] Башкортлаштыру югары дәрәҗәдәге министрлардан муниципаль дәрәҗәдәге вазифаларга кадәр кагылган.[2] Төрле мәгълүматлар буенча, җитәкче постларының яртысыннан алып өчтән икесенә кадәрен башкортлар били, моңа аеруча Мортаза Рәхимовның күпчелек министрларны башкортларга алыштыруы йогынты ясаган. Шул ук вакытта башкорт халкы барлык халыкның 28.79% ын гына тәшкил итә.[3][4] Башкортстанның көньяк-көнчыгыш районнары үсеше Башкортстан сәясәтенең өстенлекле юнәлеше булып тора, башкорт телле халык яшәгән бу төбәккә инвестицияләрнең күп өлеше кертелә.[5][6][1] Халык исәбен алу барышында башкортларның өлешен арттыру өчен башка милләт кешелерен башкортлар итеп язу сәясәте ачыклана.[7] Татарларны башкортлаштыру
Хәзерге Башкортстан территориясендә яшәүче татарларның ата-бабалары әлеге якларда XII гасырдан да соңга калмыйча урнашкан һәм XIV–XV гасырларда бердәм берләшүгә тупланган.[6][8] Башкорт Республикасы 1917 елның 28 ноябрендә игълан ителә һәм хәзерге республиканың төньяк-көнчыгышын, шулай ук хәзерге Чиләбе, Курган һәм Оренбург өлкәләре территорияләренең бер өлешен дә били. Уфа губернасының калган өлешен Автономияле Татар Совет Социалистик Республикасы составына референдум аша кушарга омтылалар, ләкин референдум ахыр чиктә үткәрелми кала, һәм бу территорияләр директив метод белән 1922 елда Башкортстан составына кертелә, бу монда «татар мәсьәләсе» барлыкка килүнең төп сәбәпләренең берсе була.[6] БАССР татарларының милли хокукларына һөҗүм СССР халкын исәпкә алу вакытында милли үзаң мәсьәләсен куллану аша бара. Башкортлаштыруның комплекслы һәм максатлы сәясәте 1970 елларда, дәүләт теле буларак, татар теле статусын бетерү, 1979 елгы халык исәбен алуны фальсификацияләү, башкортларның өлешен арттыру өчен, татар мәктәпләрендә туган тел сыйфатында башкорт телен укыту яки татар мәктәпләрен ябу аша башлана. Мондый сәясәтне үткәрүнең төп сәбәбе булып КПССНың Башкорт обкомы идарә итүче партия элитасының республика барлыкка китерүче этнос, ягъни башкортларның саны кимүе аркасында, автономияле республика статусын югалтудан курку торган. Искәрмәләр
Әдәбият
|
Portal di Ensiklopedia Dunia