Бернат Мункачи
Бе́рнат Му́нкачи (маҗар. Bernát Munkácsi, 12 март 1860, Надьварад, Трансильвания (хәзерге көндә Орадя, Румыния) — 21 сентябрь 1937, Будапешт, Венгрия) — венгр тел белгече, этнограф, әдәбият белгече һәм фольклорчы. Венгр Фән Академиясе академигы (1910 елдан). 1882 елда Мункачи Будапешт университетын тәмамлый һәм калган тормышын тулысынча Идел буе һәм Көнбатыш Себердә яшәүче фин-угор һәм төрки халыкларны һәм аларның венгрлар белән бәйләнешләрен өйрәнүгә багышлый. 1885 елда ул Уфа губерниясен гизә һәм фәнни эзләнү барышында 6 өяздә була. Мункачи «Ethnographia» журналында редактор була, «Келети семле» («Keleti Szemle») журналын чыгаруны (Игнац Кунош белән бергә) башлап җибәрә, 1904 елда Урта һәм Көнчыгыш Азия Халыкара җәмгыятенең Венгр комитетын оештыра. 1915-1916 елларда Мункачи Эстергом лагерендә була, анда ул әсирлеккә төшкән 25 удмурт Россия империясе гаскәриеннән текстлар язып алуга ирешә. Бернат Мункачиның эзләнүләре бүгенге көндә дә үзенең әһәмиятен югалтмый. Төп хезмәтләреМункачиның чагыштырма тел белеме, тюркология, иранистика һәм этнография өлкәсендә төп фәнни эшләре. Кайберләре галимнең үлеменнән соң башка галимнәр тарафыннан иҗат ителгән:
Сылтамалар |
Portal di Ensiklopedia Dunia