Бидәңге
Бидәңге (рус. Беденьга) — Кылна (Зөя бас.) елгасы кушылдыгы. Татарстанның Тәтеш районы, Сембер өлкәсенең Чынлы районы[1] биләмәләрендә ага. Елга озынлыгы 30 км. Су реестры мәгълүматыЕлга башы — Сембер өлкәсе территориясенең чигендә, тамагы Тәтеш районының Салман авылыннан көньяк-көнбатыштарак. Елга башының абсолют биеклеге — 140 м, тамагыныкы — 79 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы — 3%. Б. елгасының 4 тән алып 18 км га кадәр озынлыктагы 6 кушылдыгы бар, иң зурысы — Тархан елгасы. Елга челтәренең тыгызлыгы — 0,29 км/км². Күбесенчә кар сулары исәбенә туена. Җир асты туендыру модуле — 0,11-0,25 л/с•км². Елганың гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән үзенчәлекле. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы — 78 мм, ташу агымы катламы — 70 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахырында башлана. Елга ноябрь башында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы — 0,06м³/с. Язын суы чагыштырмача каты (3-6 мг-экв/л), кышын һәм җәен каты (6-9 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 200-300 мг/л, кышын һәм җәен 500-700 мг/л. Су ресурслары сугару өчен кулланыла. Бидәңге бассейнында Тәтеш аучылык тыюлыгы урнашкан. Россия дәүләт су реестры мәгълүматы буенча елга Югары Идел бассейн округында урнашкан. Кече елга бассейны — Идел елгасы кушылдыклары бассейны, елга бассейны — (Югары) Идел Куйбышев сусаклагычына кадәр (Ука бассейныннан тыш).[2] Су ресурсларының федераль агентлыгы мәгълүматы буенча:[2]
Искәрмәләр
Сылтамалар
Чыганаклар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia