Бүрекле тургай
Бүрекле тургай (рус. хохлатый жавронок, лат. Galerida cristata) — чыпчыксыманнар отрядыннан, тургай кошлар (Alaudidae) семьялыгына керүче сайрар кошлар төре. Сирәк кенә Казан әйләнә-тирәсендә очрый.[5] ТасвирламаЧыпчыклардан бераз зуррак. Күмәкләшеп җир өстендә йөриләр. Башлыча җирдә сайрый. Башында очлаеп торучы зур гына көрән бүреге бар. Сырт ягы соргылт-көрән, ак һәм кара таплар белән чуарланган. Түше көрән тимгелле, соргылт җирән, корсагы ак. Койрыгының ике ягыннан ак буй үтә. Сабан тургаеннан бүреге булу белән аерылып тора. ТавышыТавыш моңлы, ягымлы гына: «ири-тири-рриә» һәм тонык: «жүйт». Сайравы сабан тургаена охшаш. Әмма бик яңгыравыклы түгел. Яшәү рәвешеАвыл тирәсендәге ачык урыннарда яши. Бөҗәкләр, үлән орлыклары белән туклана. Утырак кош. Сирәк очрый. Оясын җирдә кора. 3 — 5 данә соргылт ак йомырка сала. ГалереяӘдәбият
Моны да карагызИскәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia