Бөек Литва кенәзлеге
Бөек Литва кенәзлеге (рус. Вели́кое кня́жество Лито́вское, Ру́сское, Жемо́йтское и иных[1], литв. Lietuvos Didžioji Kunigaikštystė, белар. Вялікае Княства Літоўскае, укр. Велике Князівство Литовське, пол. Wielkie Księstwo Litewskie, лат. Magnus Ducatus Lituaniae) — урта гасырлар Көнчыгыш Аурупасы дәүләте, XII гасыр ахырыннан — 1795 елга кадәр төрле исемнәр астында булган кенәзлек.
Исеме«Литва» исеме беренче тапкыр 1009 елда телгә алына. XIII гасыр уртасы — XIV гасыр башында дәүләт Литва дип атала. Литва кавемнәре һәм рус кенәзлекләре![]() Тарих![]() 1225–1245 елларда Смоленск кенәзлеге Литвага каршы сугыша. 1274 Алтын Урда ханы Мәнгүтимер Смоленск кенәзлегенә Литвага каршы гаскәрләр белән булышкан. Татар гаскәре сугыш хәрәкәте нәтиҗәсендә Литва чигенгән. Сәяси тарихМиндовг идарәчелеге![]() Войшелкадан Гедиминга кадәр![]() Мәскәү кенәзлеге белән Гедиминның тыныч килешүе була; Шулай ук Гедиминның Алтын Урда отрядларыннан тәре тотучыларга каршы файдалануы да билгеле. Ольгерд һәм Кейстут
Ягайло һәм Витовт![]()
Витовт вафатыннан соң![]() 1500 елны Мәскәү-Литва сугышы башлана. Мәскәү гаскәрләре Бөек Литва кенәзлеге составына кергән Чернигов-Северск җирен басып ала һәм Ведрошь елгасы янында Литва көчләрен тар-мар итте. Литва якынча өчтән бер өлешен үз территориясеннән мәхрүм ителде (чернигов-северск җирләре), 1514 елны — Смоленск җирләрен. Татарлар Бөек Литва кенәзлегендә1242–1256 елларда Бату хан Көнчыгыш Аурупаны буйсындырып, татар тәэсире Польшада ныгыткан. Туктамыш хан һәм Нугай әмире бәрелешләреннән соң Туктамыш гаскәренең өлеше Бөек Литва кенәзлегенә китәргә мәҗбүр булган. 15 гасырда Литвага вассал өч татар кенәзлеге оеша: Мансур кенәзлеге,Җагалдай ханлыгы һәм Курск төмәнлеге. Җәләледдин гаскәреӘмир Идегәй Туктамыш хан өстеннән җиңүдән сон Туктамыш хан улы Җәләледдин үзенең гаскәре белән Литвага күчкән. Литва бөек кенәзе Витовт аны яклаган һәм үзенең дәүләтенда татарларга яшәргә рөхсәт биргән. Грүнвальд сугышыГрүнвальд сугышында Татар Гаскәре Җәләледдин җитәкчелегендә катнашкан, гомуми литва-татар-славян җиңүендә хәлиткеч роль уйнаган. Витовт Грүнвальд сугышында татар хәлиткеч булышуы өчен татарларга Литвада җир хокукы һәм мәчетләр төзүе рөхсәт биргән. Шул вакыттан башлап татарлар Литваның (1569 елдан Речь Посполита) чикләрен саклаганнар. 1557–1558 еларда язылган “Risāle-yi Tatar-i Leh” кулъязмасы буенча Польшада мәчетле 100 татар авылы булган. Гаскәри катлауТатарлар Речь Посполитаяда гаскәри катлау булган. Польша Татар Гаскәре 1683 елда Вена шәһәренә сугышында катнашкан. 1667 елда Польша Сеймы татар дини иреклеге чикләгән, 1672 елда Татар Гаскәре бу дини чикләүләргә каршы Подолиядә баш күтәргән, 1679 елда Польша Сеймы Татар дини иреклеге һәм өстен хокукларын кире кайтарырга дучар булган. Польша патшасы Ян III Собеский (1674–1696) «Таҗ биләмәләрендә» Брест, Гродно, Кобрина шәһәрләре янында татарларга җир биргән: 0,5–7,5 км² хәрби дәрәҗә тәңгәллеге буенча. Соңгы татар гаскәрләре Польшага 1691 елда кайткан. 1775 Польша Сеймы татар өстенлелекләрен раслаган. Татар җиңел атлы гаскәре бөтен Аурупада билгеле булган һәм татар сүзе огълан — улан махсус Польша атлы гаскәренә исеме бирелгән. Польша татар полковнигы Александр Улан (Aleksander Ułan) Саксон сугышларында катнашканнан соң, аның даны бөтен Польшада танылган булган һәм бөтенесе татар гаскәрләре «Уланнар» дип йөртелә башлаган. ИскәрмәләрӘдәбият
Тышкы сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia