Валерий Сандриков
Сандриков Валерий Александрович (24 октябрь 1941 ел, Сарыагаш районы Кздакъ ССР ы) — ССРБ һәм Россия галим-физиологы, медицина фәннәре докторы (1981), профессор (1981), Россия Медицина фәннәре академиясенең мөхбир әгъзасы (2007), Россия Фәннәр академиясе академигы (2013). БиографиясеВалерий Александрович Сандриков 1941 елның 24 октябрендә Казакъ ССР-ының Көньяк Казакъстан өлкәсе Сарыагаш районында туган[1], анда әнисе — Анна Сергеевна Сандрикова (1920-1964) эвакуацияләнә[2]. Әтисе — Александр Григорьевич Сандриков (1922-2007) Бөек Ватан сугышында катнашучы, генерал-лейтенант, Кораллы Көчләрдә кадрларда 46 елдан артык хезмәт итә[3]. 1947 елда гаилә Мәскәүгә әйләнеп кайта, Валерий Александрович урта мәктәпнең беренче классына укырга бара[2]. 1967 елда В.А.Сандриков И. М.Сеченов исемендәге Мәскәү медицина институтының дәвалау факультетын тәмамлый. Калининградта (хәзер — Королев шәһәре) шәһәр дәваханәсенең кардиология бүлегендә табиб булып эшли. 1969 елда Эксперименталь һәм клиник хирургиясе фәнни-тикшеренү институтының физиология бүлегендә эшли башлый[4]. 1972 елда кандидатлык диссертациясе яклый.[5]. 1975 елдан интраоперацион диагностика лабораториясе — профессор В.В.Зарецкий инициативасы буенча оештырылган илдә мондый беренче лаборатория җитәкчесе. 1981 елда «Интраоперационная оценка гемодинамики сократительной функции миокарда и критерии адекватности коррекции приобретенных и врожденных пороков сердца» темасына диссертация яклый. Шул ук елларда аңа кардиология һөнәре буенча профессор исеме бирелә[6]. 1981 елда В.А. Сандриков кан электромагнит чыгымнарын эшләү һәм киң кулланышка кертү эшләре циклы өчен ССРБ Дәүләт премиясена лаек була[7]. 1988-1993 елларда клиник физиология, инструменталь һәм нур диагностикасы бүлеге җитәкчесе, 1993 елдан алып 2015 елга кадәр академик Б. В. Петровский исемендәге Россия хирургия фәнни үзәгендә фәнни эшләр буенча директор урынбасары булып эшли[2], 2015 елда инструменталь һәм нур диагностикасы бүлегенә мөдирлек эшенә кире кайта[1]. 1999 елда И. М. Сеченов исемендәге Беренче Мәскәү медицина университеты профессиональ белем бирү институтының функциональ һәм ультратавыш диагностикасы кафедрасын җитәкли. 2004 елда РМФА әгъза-корреспонденты итеп сайлана, 2007 елда – РМФА медицина-биология бүлеге буенча мөхбир әгъзасы, 2013 елдан академик Б.В.Петровский исемендәге Россия хирургия фәнни үзәгенең мактаулы академигы, 2011 елдан медицинада ультратавыш диагностика белгечләре Россия ассоциациясенең мактаулы әгъзасы (РАСУЛ)[8]. 600-ләп фәнни эш, уйлап табуга 4 кәгазь һәм 2 патент авторы. Аның җитәкчелегендә 18 докторлык һәм 65 кандидатлык диссертациясе яклана[1]. Сайланма хезмәтләре
Наградалары һәм казанышлары
Составына керә.[9]:
Өстәмә мәгълүматлар
СылтамаларИскәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia