Варшава күтәрелеше (1944)
Варшава кораллы күтәрелеше (1944) — 1944 елның 1 августыннан - 2 октябренә кадәр Варшава шәһәрендә наци илбасарына каршы узган кораллы күтәрелеш. Фетнә Крайова Гаскәре һәм сөргендәге Польша хөкүмәте тарафыннан оештырыла. КатнашучыларВаршава шәһәрендә эш иткән яшерен оешмалар күтәрелештә катнашалар. Крайова Гаскәреннән тыш Милли кораллы көчләр һәм сул көчләр җитәкләгән Людова Гаскәре дә катнаша. Людова Гаскәре эчендә Яһүди сугышчан оешма да катнаша. Варшава күтәрелеше хәрби әһәмияттән - алманнарга каршы, ә сәяси мәгънәдән - Совет Берлегенә каршы юнәлгән булган. Таргувек дигән Варшава районында совет танклары килеп чыкканнан соң фетнә үзәге күтәрелешне башларга карар кабул итә. Кызыл Гаскәрнең һөҗүме Варшава бистәләрендә туктала. Нәтиҗәдә алман гаскәрләре яңадан төркемләнгәч һәм күтәрелешне бастыра. КорбаннарАлман-фашист көчләре баш күтәрүне бастыру нәтиҗәсендә кораллы күтәрелешнең 17 мең катнашучысы һәлак булган, 6 мең чамасы яраланган. Шуның өстәвенә наци җәза бирү чараларында 150-200 мең хәрби булмаган халык үтерелгән булган. Җитмәсә алман гаскәрләре Варшаваның биналары 35%н җимергәннәр. Бүгенге Польшада рәсми дәрәҗәдә Варшава баш күтәрүенең җиңелүендә - беренче чиратта Сталин һәм Совет Берлеген гаеплиләр, икенче чиратта - көнбатыш илләрен. Фотографияләр
Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia