Варяглар![]() ![]() Варяглар (бор. скандинавча Væringjar, грекча Βάραγγοι) — Борынгы Русь эчендәге милли, һөнәри яки иҗтимагый төркем. Борынгы Русьтә Скандинавиядән чыккан кешеләр - викингларны, аларның нәселеннән чыккан һәм руслашкан кешеләрне, шулай ук Балтыйк диңгезе буйларыннан чыккан Борынгы Русь (IX—XII г.) һәм Византия (XI—XIII г.) дәүләтләрендә булган сәүдәгәрләрне һәм яллы гаскәриләрне варяглар дип аталган. Борынгы рус елъязмасы («Повесть временных лет») буенча нәкъ варяглар-русь кабиләсе Русь дәүләтенә нигез сала, бу вакыйга "варягларны чакыру" дип йөртелә. Кайбер чыганаклар буенча 12 гасырга кадәр рус сүзе "немец" (димәк ят кеше) өчен варяг сүзе кулланылган. Византия чыганакларына караганда 11 гасырга кадәр Византия императорлары хезмәтендә варяглар яки варанглар махсус отряды булган. Шулай ук Скандинавия чыганаклары буенча кайбер викинглар Византия хезмәтендәге варяглар (вәрингләр) отрядларына кергәннәр. Варяг мәсьәләсеХәзерге вакытка кадәр варяглар чыгышы һәм кем икәне хакында җитди бәхәсләр дәвам итәләр, шуңа күрә варяг мәсьәләсе кала бирә, анда берничә проблема керә:
Варяг мәсьәләсе нигезендә Норман теориясе да булдырылган, әлеге теориянең кискен формасын Өченче рейх идеологлары да куллана: әгәр беренче славян дәүләтенә герман кабиләсе - варяглар салган икән, димәк славяннар үзләре дәүләтчелеккә нигез сала алмаганга күрә "кимчелекле халык" булып каралган. Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia