Василий Виноградов
Татар музыка сәнгатендә зур эз калдырган композитор Василий Иванович Виноградов 1874 елның 7 гыйнварында Казан губернасы Алабуга шәһәрендә врач гаиләсендә туа.әмма аның балачагы һәм яшьлеге, әтисенең хезмәтенә бәйле, Уфа шәһәрендә үтә. Музыка белән кызыксыну анда кечкенәдән үк башлана. Ул гимназиядә укый, скрипка һәм музыка теориясе буенча дәресләр ала. Гимназияне тәмамлагач, ул музыка буенча белемен консерваториядә тирәнәйтергә ниятли, әмма гаиләдә, шулай ук гимназия укытучылары да моңа каршы киләләр. Шуңа күрә ул 1893 елда Мәскәү университетының юридик факультетына укырга керә. Музыка белән дә шөгыльләнүен туктатмый, башкалада атаклы музыкантлар белән аралаша, алардан дәресләр ала. Шундыйларның берсе консерватория профессоры И.В.Грижимали була. Композитор А.А.Литвинов җитәкчелегендәге Мәскәү университеты студентларының симфоник оркестрында уйный. Студент чагында ук ул кыллы квартет, симфоник оркестр өчен вальс, фортепиано өчен пьесалар яза. 1899 елда Уфага кайта, юрист булып эшли. Музыкаль тормышның үзәгендә була: төрле түгәрәклә, хор белән җитәкчелек итә, түләүсез музыка мәктәбе ачтыру артыннан йөри. 1921 елда Татарстан хөкмәте аны Казанга чакыра, ул монда музыка өлкәсендә эшчәнлеген җәелдерә. 1921 елда ТАССР төзелүгә багышланган концертта В.И.Виноградовның татар халык көйләренә нигезләнеп язылган симфоник поэмасы башкарыла. Аның икенче зур әсәре “Шихан” исемле симфоник картина була. Татарстан республикасының биш еллыгы “Сания” операсының премьерасы белән билгеләп үтелә. Бу операның авторлары: Солтан Габәши (вокаль партияләрне, хор фрагментларын яза, өлешчә гармонизация ясый), В.И.Виноградов (фактураны, оркестровканы эшли, күренешләрне бәйләүче фрагментларны яза), Газиз Әлмөхәммәтов (аның өстендә либретто һәм вокаль партияләр була) 1930 елларда В.И.Виноградов Татарстан радиокомитетында дирижёр була, Казан музыка училищесында укыта, фольклор комитетында эшли. А.С.Ключарев белән берлектә татар халык җырларының беренче җыентыгын чыгара. Бөек Ватан сугышы елларында Ә.Исхак сүзләренә “Алга” дигән җырын яза. Рус милләтеннән булып, татар музыкасын үстерүгә гомерен багышлаган Василий Иванович Виноградов 1948 елның 12 ноябрендә Казанда вафат була. Чыганак Наил Вәлиев, Рим Салихов. Әдәби Алабуга. – Алабуга: АДПУ нәшрияты, 2005. – 400б. |
Index:
pl ar de en es fr it arz nl ja pt ceb sv uk vi war zh ru af ast az bg zh-min-nan bn be ca cs cy da et el eo eu fa gl ko hi hr id he ka la lv lt hu mk ms min no nn ce uz kk ro simple sk sl sr sh fi ta tt th tg azb tr ur zh-yue hy my ace als am an hyw ban bjn map-bms ba be-tarask bcl bpy bar bs br cv nv eml hif fo fy ga gd gu hak ha hsb io ig ilo ia ie os is jv kn ht ku ckb ky mrj lb lij li lmo mai mg ml zh-classical mr xmf mzn cdo mn nap new ne frr oc mhr or as pa pnb ps pms nds crh qu sa sah sco sq scn si sd szl su sw tl shn te bug vec vo wa wuu yi yo diq bat-smg zu lad kbd ang smn ab roa-rup frp arc gn av ay bh bi bo bxr cbk-zam co za dag ary se pdc dv dsb myv ext fur gv gag inh ki glk gan guw xal haw rw kbp pam csb kw km kv koi kg gom ks gcr lo lbe ltg lez nia ln jbo lg mt mi tw mwl mdf mnw nqo fj nah na nds-nl nrm nov om pi pag pap pfl pcd krc kaa ksh rm rue sm sat sc trv stq nso sn cu so srn kab roa-tara tet tpi to chr tum tk tyv udm ug vep fiu-vro vls wo xh zea ty ak bm ch ny ee ff got iu ik kl mad cr pih ami pwn pnt dz rmy rn sg st tn ss ti din chy ts kcg ve
Portal di Ensiklopedia Dunia