Василий Перов
Василий Григорий улы Перов ((21 декабрь 1833 (2 гыйнвар 1834) — 29 май (10 июнь) 1882)) — Россия рәссамы, рәссам сәнгате күчерелә торган күргәзмәләре берлегенә нигез салучыларның берсе (шудырып күчерүчеләр — передвижниклар). Психологик портретлар, гади халыкка багышланган рәсемнәр остасы. Тәрҗемәи хәлеВасилий Перов Тубыл губернасының прокуроры Георгий Криденер никахтан тыш туган улы булган, шуңа күрә атасының титулын мирас итеп алмаган. Перов фамилиясен малайга укый-яза белү укытычысы кушымта буларак бирә. 1846-1849 елларда Арзамаста рәссам сәнгате мәктәбендә укый, ләкин тәмамламый. 1852-1853 елларда Мәскәү рәссам, сын, архитектура сәнгате училещесынә керә. 1863-1864 елларда Париж шәһәрендә эшли. 1882 елда үпкә авыруыннан Мәскәү янындагы хастаханәдә вафат була. Сайланган рәсемнәр
Әдәбият
|
Portal di Ensiklopedia Dunia