Василий Степанченко
Васили Степанченко (укр. Василь Олексійович Степанченко, 22 март 1914, Веселое[d], Рыльск өязе[d], Курск гөбернәсе, Россия империясе — 7 сентябрь 1995 (81 яшь), Киев, Украина) — авиатөзүче, Социалистик Хезмәт каһарманы (1971), Омск авация заводының баш инженеры (1949-1954), Киев авиация заводы директоры (1954-1958, 1965-1979). Биографиясе1914 елның 22 мартында Россия империясе Курск губернасы Рыльск өязенең Веселое Глухово авылында күп балалы ( 6 бала була) украин гаиләсендә туа. 1931 елда Воронеж авиация техникумына укырга керә, ул «бишле»гә укый. 1940 елда шулай ук Казан авиация институтын уңышлы тәмамлый һәм Казан авиазаводында эшли, анда мастердан алып производство башлыгы урынбасарына кадәр хезмәт юлы уза. 1949-1954 елларда - Омск авиазаводының баш инженеры, ул вакытта анда беренче «Ил-28»реактив бомбардировщикларын серияле җитештерү җайга салынган. 1954-1958 елларда - «Авиант» Киев авиация заводы генераль директоры. 1954-1965 елларда-Киев совнархозы рәисенең беренче урынбасары. 1965 елда яңадан Киев авиазаводы генераль директоры вазыйфасына билгеләнә. В. А. Степанченко 1995 елның 7 сентябрендә вафат була:Авиазаводның юбилее якынлаша. Степанченко кулъязманы тәмамларга да өлгергән. Аңа тантаналы кичәдә сүз бирәләр. Василий Алексеевич хисле, оптимизм белән самолет төзүчеләргә нык сәламәтлек тели һәм көтмәгәндә егылып төшә башлый, аны кызы тотып кала. Гаиләсе
Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре
Хәтер
Сылтамалар=
|
Portal di Ensiklopedia Dunia