Васильченко урамы (Казан)
Васильченко урамы, Александр Васильченко урамы (рус. улица Васильченко, улица Александра Васильченко) — Казанның Мәскәү районындагы урам, магистраль. Восстание урамы белән киселештә башлана. ТЭЦ урамы белән киселештә тәмамлана. Торак мәйданы комплексын, Төньяк, Левченко бистәләрен Казанның Киров районы белән тоташтыра. Советлар Берлеге Каһарманы ![]() ТарихЭлекке исемнәре 7нче Союз урамы (1920-елларның уртасыннан 2005 елга кадәр), 7нче Удел урамы (1920-елларның уртасына кадәр).[1] 2005 елда Казан шәһәре администрациясе башлыгы карары белән урам исеме Советлар Берлеге Каһарманы, «Пе-2» пике ясаучы бомба ташлаучы очкычларның очучы-сынаучысы, әлеге урамда яшәгән Александр Григорий улы Васильченко (1911-1960) истәлегенә Васильченко урамы итеп үзгәртелгән[2]. Игътибарга лаек обьектлар
Галерея
СылтамаларИскәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia