Васькино-Туйралы
Васькино-Туйралы — Татарстан Республикасының Баулы районындагы авыл. Халык саны — 452 тирәсендә. Вакыт зонасы — MSK (Мәскәү вакыты) яки UTC+4. Почта индексы — 423930. Тарих1809 елда нигезләнгән. Демография
Төп милләтләр (1989 елгы җанисәп буенча): чуашлар. Биредә шулай ук татарлар, руслар да яши [2]. Климат
Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[3]. Уртача еллык һава температурасы 4.2 °C.[4] Дин2022 елның 25 октябрендә авылның татарлар күпләп яшәгән өлешендә «Шәрип» мәчете (Баулы мөхтәсибәтендә 15нче мәчет) ачылган. Мәчет төзелеше 2018 елның июль аеннан Хәсәншин Рафаил Шәрипҗан улының тырышлыгы һәм матди-финанс ярдәме белән алып барылган. Мәхәллә тәкъдиме белән, яңа мәчеткә Рафаил Хәсәншинның әтисе Шәрипҗан хөрмәтенә «Шәрип» исеме бирелгән. Мәчет – 14х8 метр зурлыгында, бер катлы, эчендә намаз залы, уку классы, янәшәдә котельная, тәһарәтханәсе бар. Мәчетнең имам-хатыйбы ― Рафаил хәзрәт Хәсәншин [2]. ИскәрмәләрЧыганаклар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia