Мәскәү патшасының казакъ ханы ягыннан үтәлмәстәй таләпләр (Тәвәккәл ханның һ. б. казакъ-калмыкханнарыныңМәскәү кул астына керүләре, Күчүм ханны, Бохара ханын тотып, Мәскәүгә җибәрү таләпләре һ. б.) куюы нәтиҗәсендә, В. Степанов тапшырылган вазифаны тулысынча башкарып чыга алмый. Тәвәккәл хан, Мәскәүгә әманәт итеп үзенең улы Морат солтанны җибәрсә дә[1], Котлымөхәммәт солтан һәм аның гаиләсе тоткынлыктан азат ителми.
Кулъязмалары
Мәскәү патшасы Фёдор Иоанновичның илче В. Степановка күрсәтмәләре һәм Вельямин Степановның рус патшасы исеменә Урта Азиягә, казакъ ханы Тәвәккәл хан янына баруы турында хисабы (юлъязмалары) — «Доклад переводчика Вельямина Степанова царю Федору Иоанновичу о поездке его к хану Тевеккелю» (1595 ел, октябрьдән дә соң түгел) сакланган[3]. Ул кулъязмаларда юлларның кырыс табигать аркасында кыенлыгын, Мәскәү дәүләтенә дошман булган кабиләләр җире аркылы узганда хәвефле булуын җентекләп язып барган.
1595 елныңмарт-апрелендә илчелек МәскәүдәнКазан аркылы Ыргызга килде, җиде атна дигәндә казакъ ханының тирмәләрдән торган ставкасына килеп җитте. Федор патша җибәргән грамотаны һәм бүләкләрне (панцирьлар, постау тукымалар) Тәвәккәл ханга тапшырды. Тәвәккәл хан илчегә зур хөрмәт күрсәтте. Тәвәккәл ханның улы Морат-солтанны әманәтлеккә алып, илчелек 1595 елныңиюлендә кайтырга рөхсәт алды[4].