Веракрус
Веракрус (исп. Veracruz), рәсми исеме Эройка-Веракрус (исп. Heroica Veracruz) — Мексиканың Веракрус штатында урнашкан шәһәр. ГеографиясеШәһәр Мексика култыгы яр буенда, Тамаулипас түбәнлегендә урнашкан. Тарих1519 елда Эрнан Кортес тарафыннан Вилья-Рика-де-ла-Вера-Крус (Villa Rica de la Vera Cruz) исеме астында нигезләнгән. 1599 елда хәзерге урынга күчерелгән. Шәһәр 1838 һәм 1861 елларда франсузлар, 1847 һәм 1914 елларда америкалар тарафыннан кыска гына вакытка басып алына. Халык
ИкътисадИкътисад нигезе – хезмәт күрсәтү сферасы. ТранспортТимер һәм автомобил (Тампико – Веракрус – Минатитлан – Кампече – Мерида; Веракрус – Халапа – Пвебла – Мехико, Веракрус – Кордова – Орисаба – Пвебла – Мехико) юллары төене. Мөһим диңгез порты. Эриберто Хара исемендәге халыкара һава лиманы (1969 елдан гамәлдә). МәдәниятАрхитектурасыСан-Хван-де-Улва кирмәне (1528-1565 еллар), рәтүш бинасы (1627), инквизиция йорты (18 йөз азагы), Ла-Асунсьон (Күккә ашу, 1721-1734), Ла-Пастора (1783) чиркәүләре, һ.б.
МәгарифЮгары уку йортлары: технология институты (1957); Веракрус университеты (Халапа) кампусы; дәүләтнеке булмаган Христофор Колумб ис. университет (1969). Хәрби-диңгез мәктәбе (1897); сәүдә флоты академиясе. Кардәш шәһәрләр
Искәрмәләр
Рәсми сайт |
Portal di Ensiklopedia Dunia