Википедия:Вики-клуб![]() ![]()
![]()
![]() Теоретик һәм практик мастер-класслар һәм вики-сәфәрләр форматында узган Сәләт викимәктәбеннән аермалы буларак, вики-клублар катнашучыларның аерым һәм уртак энциклопедик иҗат аркылы вики-белемнәрен арттыра. Вики-бәйгеләрдә катнашканда, призлар алу һәм үз белем-сәләтләрен үстерү белән тарта бу формат. Шулай ук, бу формат өчен һәрбер бала каршысында тулы клавиатуралы санак булуы хәерлерәк. Балалар текстны берьюлы бар 10 бармакларын кулланып күзләрен япкан килеш кертә алулары да аларга нәтиҗәлерәк булырга ярдәм итәчәк. Дөнья буйлап викиклублар урта һәм югары белем бирүче оешмаларда, китапханә һәм башка төр иҗтимагый үзәкләрдә оештырыла. Барлыкка килүе өчен, аларны алып баручы әйдаман-остаз була алырлык шәхесләрне Сәләт викимәктәбе программасы сыман әзерләү дөрес. Барыбызга белгәнебезне яки өйрәнгәнебезне үз дәфтәребезгә язуга караганда бөтен татар дөньясы белән турыдан-туры уртаклаша алуыбыз кызыграк. Һәрбер кертелгән үзгәртү нәтиҗәсендә синең ТатВики һәм халыкара Викимедиа хәрәкәтендәге дәрәҗәң үсүе дә горурландыра. Һәм дә язганыңны бәлкем тормышың дәвамында беркайчан да очрата алмаячак шәхесләргә файда китерә алганы азмы-күпме канәгәтьлелек хисен тудыра. Киплингның танылган «Әгәр» (en • ru) шигырендәге "Чын кеше булырсың шул чак, Улым!" исегездәдер. Шулай ук карагыз
Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia