Википедия:КалыпларКалып — аны чакырган вики-биткә кертелүче махсус вики-бит. Калыплар куәтле мөмкинлекләре Википедянең оешмалыгын яхшыртырга булыша. Төзелгән калыпларны рәхәтләнеп кулланыгыз һәм, кирәк булса, яңаларын өстәгез.
Шулай ук карагыз:
Калыпларны куллануКалыпны куллану өчен текст эченә калыпны чакыручы махсус текст кертелә. Нәтиҗәдә чакыру урынында текстка бүтән битнең эчтәлеге кертелә. Мәсьәлән, текстны мөхәррирләү режимында без калып чакыручы текст яздык ди: Кирәкле калыпны астагы төркемнәрдә яки өстә уң яктагы өлештә эзләү юлы кулланып табырга була. Калыпның исемен ул инде кертелгән битләрнең баштагы кодыннан карарга була. Эзләү битендә «Эзләү» җыелмасында чәүкәчекне «Төп» кырыннан алып «Калып» кырына куярга кирәк. Калып битендә гадәттә калыпны чакыручы төпчекне билгелиләр. Мәсьәлән, {{Шәхес | исем = шәхес исеме* | рәсем = шәхес сурәте, файл исеме генә | рәсем зурлыгы = сурәт зурлыгы | alt = | рәсем язуы = | тулы исем = | һөнәр = | туу датасы = | туу җире = | гражданлык = | милләт = | үлем датасы = | үлем җире = | әти = | әни = | ир = | хатын = | балалар = | бүләк һәм премияләр = | сайт = | башка мәгълүмат = }} Бу төпчекне кирәкле мәкалә эченә күчереп алып кертергә кирәк. Параметрлар (аларны кайвакыт юллар дип тә йөртәләр) саны зур булырга мөмкин, әмма аларның барсын да күчереп алырга һәм мәгънәләрен тутырырга кирәкми. Түбәндә калыпны чакыру күрсәтелгән. Анда параметрларның тик кайберләре һәм мәгънәләре бирелгәннәре генә кулланыла.
Параметрлар исемләнгән һәм номерланган була. Номерланган параметрлы калыпны чакырганда аларның номерын билгеләмәгәндә номер ролен параметрларның кертелә торган мәгънәләрнең позициясе уйный, мәсьәлән: Калып битендә аңлатмалы текст яки параметрлар тасвирламалары һәм аларның куллану мисаллары белән тупланган җәдвәл булырга мөмкин:
Калыпларның параметрларын Визуаль мөхәррирләүчедә уңайлы итеп тутырырга була. Күбрәк мәгълүмат: mw:Help:VisualEditor/User guide/ru#Редактирование шаблонов. Калыплар каталогы
Бу каталогта кайбер калыплар булмаска да мөмкин. Калыпларны шулай ук төркемнәр буенча да табарга була: Төркем:Википедия:Калыплар. Бөтен калыплар буенча эзләү өчен астагы форманы кулланыгыз. Калыпларны эзләүЭзләүнең башка ысулы да бар — «Калыплар» киңлеге буенча — астагы кыр аша: Шулай ук калыплар каталогы буенча да эзләргә була (бу битнең асбитләре буенча): Шулай ук карагыз |
Portal di Ensiklopedia Dunia