Шундый ук хәл http://www.kai.ru/ta/ --MalTsilna ▪ talk 26 дек 2015, 19:01 (UTC)[җавап бирү]
Тәкъдим: Бар Википедия бүлекләренә багышлангвн мәкаләләр исемнәрен : [[... Википедиясе]] → [[...ча Википедия]] моделе буенча үзгәртү
Сәбәп: Википедия бүлекләре исемнәре берәр милләт белән түгел, кулланылган тел нигезендә сайлана.
Аңлатма: Бүлегебезгә юнәлткән интервикиләр дөрес итеп татарча/tatarça дип күрсәтә, башка телләрдәге игезәкләргә күрсәткәндә дә шул ук хәл — Башҡортса. Бүлегебез эчендә исә бу тәртипне бар Википедия бүлекләре исемнәре очрагында да бозып торабыз әлегә.
Аналог: Татар Коръәне vs. Татарча Коръән, Татар мультфильмы vs. Татарча мультфильм, Татар мөнәҗәте vs. Татарча мөнәҗәт
Статистика: 16 гамәлдәге төрки Википедияләр арасында, бездән (1) тыш:
- 3 - Къарачай-Малкъарча, Qırımtatarca (баш битендә) һәм Кыргызча- [[Кыргыз Уикипедиясы|Кыргызча]] буларак бирә,
- 8 — Türkçe Vikipedi, Қазақша Уикипедия, Oʻzbekcha Vikipediya, Azərbaycanca Vikipediya, Сахалыы Бикипиэдьийэ, Türkmençe Wikipediýa, Gagauzca Vikipediya һәм ئۇيغۇرچە ۋىكىپېدىيە (баш битендә) - тәкъдим ителгән атама ысулын куллана,
- 1 - Qaraqalpaqsha - беренче ике ысулын тигез куллана,
- 2 - Тыва Википедия һәм Чăваш Википедийĕ - берсен дә төрләндерми,
- 1 - Башҡорт Википедияһы - бөтенесен безнең белән бер тәртиптә яза.
Тәкъдимнең нигезе: Россия халыклары телләрендәге Википедияләрне үстерү проекты буенча кылган эшчәнлегем дәвамында укылган материаллар нигезендә, бүлегебез татарлыкны кайгыру һәм мәдәниятебезне үзгәрешләрдән саклау урынына, татар телендә алдынгы гыйлемне ала алуны өстен тотырга тиеш дип уйлыйм. Аның өчен моның кебек техник мәсьәләләргә килгәндә, кулланылган терминология төшенчәне төгәл тасвирларга тиеш. Үсеш алган актив бүлекләрдән үрнәк алып, эшчәнлегебезне активлаштыру юллына чыгу зарур. Телебез исә бар көндәлек тормыш мохитләрендә актив кулланылышта яши ала бирсә, татарлыгыбыз да чәчәк атачак. --frhdkazan (бәхәс) 21 гый 2016, 08:32 (UTC)[җавап бирү]
- Фарһат, мантыйкны аңлыйм, ләкин Татар Википедиясе һәм Татарча Википедия сүзләренең мәгънәсе арасында аерма бар. Татарча Википедия ул татар теленә тәрҗемә ителгән Википедия кебек ишетелә, Гомуми Википедиянең бер юрамасы гына, ә Татар Википедиясе ул мөстәкыйль кебек ишетелә. Белмим, бүтән кулланучылар үз фикерләрен калдырсыннар.--Kitap (бәхәс) 21 гый 2016, 17:58 (UTC)[җавап бирү]
- Гыйлем — гыйлем инде ул, нәкъ сезнең әйткәнегезчә, телдән мөстакыйль булырга тиеш кебегрәк... ягъни, мәкаләләрнең сыйфаты кайсы телдә язылганына карамастан югары булырга тиеш Википедиядә... Телебездәге бүлегебезнең сыйфаты һәм абруе нигә укучылар арасында инглизчә яки русчасы, төрекчә яки французча Википедияләреннән ким булырга тиеш дигән фикер туа. --frhdkazan (бәхәс) 21 гый 2016, 19:19 (UTC)[җавап бирү]
- Бер мисал: Алтын Урда чорына, Явыз Иван хакимлегенә РусВикидә һәм ТатВикидә бөтенләй төрле карашлар булырга мөмкин. РусВикидә Сафа-Гәрәй - илбасар, ә ТатВикидә Сафа-гәрәй - Татар дәүләтчелеге өчен көрәш иткән милли каһарман. РусВикидә Мазепа - хыянәтче, ә УкрВикидә - Украина бәйсез дәүләте өчен көрәш итүче. Бер вакыйга, бер шәхес, ләкин төрле милли Викиләрдә карашлар да төрле, гади тәрҗемә булмый.--Kitap (бәхәс) 21 гый 2016, 19:49 (UTC)[җавап бирү]
- Китерелгән бар үрнәкләрдә ru:Википедия:Энциклопедичность тәртибе бозылган... Бер милләтне башкасыннан өстен күрү шовинизм дип атала бугай, карашларын алга сөрү исә — пропаганда...
Гыйлемне тасвирлый алу өчен нәкъ нейтраль — шәхси карашлар һәм ышанулардан мөмкин кадәр мөстакыйль — энциклопедик стиль зарур да инде. Әкият түгел, энциклопедия язабыз бугай... Википедиянең татар телендәге бүлегенең тагын бер чынбарлыктан мөстакыйль виртуаль дөнья клубына әверелүен теләмәс идем.--frhdkazan (бәхәс) 21 гый 2016, 20:34 (UTC)[җавап бирү]
- Мазепа хакында сорауда "Бер милләтне башкасыннан өстен күрү" бөтенләй юк, тик Петр 1 өчен, урыслар буенча Мазепа хыянәтче була, ә украиннар өчен ул милли каһарман, чөнки урыслар өчен көчле бердәм империя - хакыйкать, ә империядән тайпылучылар - хыянәтчеләр, ә украиннар өчен бәйсез милли дәүләт - иң әһәмиятле кыйммәт, аның өчен көрәшчеләр - каһарманнар булып санала. Шуңа күрә карашлар төрле һәм шул ук вакыйгаларның тасвиры бик төрле. Тарихи һәм заманча вакыйгаларга карашларны УкрВикидә һәм РусВикидә карап була, һәрберсе үз карашын, үз дөреслеген тасвирлый. Шулай ук татар тарихы турында әйтеп була. Татарлар өчен Сафа Гәрәй, Батырша, Кол Шәриф - милли каһарманнар, ә РусВикидә алар дошманнарча тасвирланганнар, урыслар өчен Казан ханлыгын яулап алу - батырлык, ә татарлар өчен - зур фаҗига, һәм бердәм караш монда булмый. --Kitap (бәхәс) 21 гый 2016, 21:59 (UTC)[җавап бирү]
- Татарлар караш/ышанычларын Татар энциклопедиясе яки башка проект тасвирлый ала. Татарча (татар телендә) язылган универсаль энциклопедиядә исә беръяклы, субъектив карашларга өстенлек бирү урынсыз — үрнәк буларак китерелгән тарихи шәхесләр турында язганда, якларның карашларын тасвирлау мөмкин, әлбәттә. Русча һәм украинча Википедияләре проблемалары белән андагыларның башлары катсын, минем шуның турында уйларга вакытым юк.--frhdkazan (бәхәс) 22 гый 2016, 07:05 (UTC)[җавап бирү]
- мин уйлыйм, барыбер аермалар булырга мөмкин, һәм алар бар да. кайсыдыр телне кулланучылар кайсыдыр темалар белән күбрәк кызыксынырга мөмкин, кайсыдыр әйберләр турында язарга яратмаска мөмкин. һәм, татар булса да, татарча булса да, алар почти бер үк, чөнки чынлыкта, ча кушымчасы телне аңлатмый. бәлки төрек телендә ул шулайдыр, татар телендә ул алай түгел. татарча - төзелеше буенча, татар(лар) эшләгән шикелле (рәвештә-рәвешле) дигән сүз. --QDinar (бәхәс) 22 гый 2016, 12:22 (UTC)[җавап бирү]
- татар википедиясе сүзенең кимчелеге бар - ул татарларның википедиясе булып аңлашылырга мөмкин. әмма чынлыкта ул татарларныкы түгел, ә бөтенләй диярлек акшларныкы, һәм бөтен дөнья халкы җыйган акчага эшли, шуңа күрә дә "бөтенләй диярлек" дим. һәм татарча википедия дигәндә, бер мәгънә үзгәреше була - бу ниндидер бер бөтен кешелек википедиясе булып чыга, бары тик шуның татарчага тәрҗемәсе, версиясе шикеллерәк. шулай инде ул чынлап та, админнары бер булгач, аларның бу википедияләр өчен уртак тәэсире бар, монда ил хакимиятләре ялган яздырта алмыйдыр, чөнки модераторлар ялган язучыларны блокламаса, шул иң өске админнар аларны алыштыра аладыр. --QDinar (бәхәс) 23 гый 2016, 10:57 (UTC)[җавап бирү]
- Ә нәрсәсе белән ярамаган сезгә Українська Вікіпедія? Ул бүлекнең дә Украина дәүләте милке дип уйларга нигезләр бар. Ләкин шул исемдәге мәкаләне ачып карагач, анда акка кара белән язылганнын укыйбыз: "Википедиянең украин телендәге бүлеге". Ә сез аңлатманы төшереп калдырып, кызыл чүпрәк күргән үгез шикелле "татар" сүзенә ташландыгыз. Әзербайҗанчә википедия - тел белән дәүләт бер исемдә йөргәч, шундый кушымчалы исемгә тукталганнар. Мисаллар күп, аларны ниндидер калыпка сыйдырырлык түгел. - Derslek (бәхәс) 22 гый 2016, 10:26 (UTC)[җавап бирү]
- Алдан ук игътибарыгызга китермәсәм дә, бу теманың иң башында урнашкан тәкъдимемне аңлатку текстында төрки телләрнең терминологик төгәллек ягыннан өстенлегенә ишарә иттем. Телләребезне барлыкка китергән бабаларыбыз безгә халык һәм аңа хас башка төшенчәләрне (мәсәлән — тел) бутамау өчен гади грамматик чишелешне тапканнар икән, ник аны бүген Википедиядә кулланмаска?--frhdkazan (бәхәс) 23 гый 2016, 08:56 (UTC)[җавап бирү]
Бәйле мәсьәлә (калыпларда кыскача язуда ''[[...|татарча]]'' мы, ''[[...|татар]]'' мы дип кую дөрес?). --frhdkazan (бәхәс) 25 гый 2016, 16:41 (UTC)[җавап бирү]
Ике төр абруйлы чыганаклар бар: Дөбъяз һәм Дөбьяз белән мәкаләләр. Татар грамматикасы буенча Дөбьяз булырга тиеш, ләкин рәсми сайтта һәм кайбер бүтән чыганакларда Дөбъяз дип язылган, Дөбьяз дә язылышы бар. Латин әлифбасында шул проблема юк, анда тик Döbyaz языла, шуңа күрә латин әлифбасына күчерергә тәкъдим итәм.--Kitap (бәхәс) 27 фев 2016, 21:21 (UTC)[җавап бирү]
Авыл атамасы әүвәл Төпьяз булган, зур дала (кыр,тигезлек). Әтнә, Арча, Дөбъяз районнарының җирле халкы марилар (бүген инде татарлашканнар) атама биргәннәр күп авылларга.--Damir (бәхәс) 12 мар 2016, 16:54 (UTC)[җавап бирү]
Дәлилләр күрсәтелгән, идарәче карар итсен.--Kitap (бәхәс) 9 май 2016, 20:14 (UTC)[җавап бирү]
карагыз: Бәхәс:Дөбъяз. --QDinar (бәхәс) 24 май 2016, 14:44 (UTC)[җавап бирү]
- Фильм татарчага тәрҗемә ителмәгән шикелле. Шуңа күрә шундый артык абстракт тәрҗемә исем кушу дөрес түгел. - Derslek (бәхәс) 26 апр 2016, 06:01 (UTC)[җавап бирү]
- Башка төрки телләргә шулайрак тәрҗемә ителә (каз. Білгіштер - www.balapan.kz, https://www.youtube.com/watch?v=LchX2m60TkE). Исемне төгәлләп үзгәртеп өлгердем лә Белгечләр --> Белгечләр (мультсериал).--Milli (бәхәс) 26 апр 2016, 06:09 (UTC)[җавап бирү]
- Википедия бары тик ышанычлы чыганакларга таяна. Татар теленә яхшылык эшлим нияте белән яңа сүзләр уйлап чыгару Википедиянең кагыйдәләренә каршы килә. Бер кулланучы шушы алым белән Quzğaltqıç сүзен уйлап чыгарды. Бу теманы әле генә архивлаштырдым, архивтан таба алырсыз. - Derslek (бәхәс) 26 апр 2016, 06:36 (UTC)[җавап бирү]
- Бу мәкаләдә яңа сүзләр уйлап чыгару юк - "белгеч, белгечләр" сүзе татар телендә бар (http://tatpoisk.net/dict/%D0%B1%D0%B5%D0%BB%D0%B3%D0%B5%D1%87 ). Һәм тәрҗемәләгәндә - аеруча кардәш булмаган телләрдән - башка төрки телләргә карап татар теленә тәрҗемә итү була. --Milli (бәхәс) 26 апр 2016, 08:55 (UTC)[җавап бирү]
- Сүзе яңа түгел (белгеч сүзе үзе бер мәкаләгә мохтаҗ), ләкин аны тәрҗемә буларак куллану - чеп-чи үзешчәнлек (ВП:ОРИСС). - Derslek (бәхәс) 26 апр 2016, 09:07 (UTC)[җавап бирү]
- Исемгә махсус "(мультсериал)" дигән аерымлау сүзе куелган, шунлыктан гомум "белгеч" төшенчәсе белән буталыш чыкмый. Тәрҗемәләгәндә кардәш төрки телнең аналогиясе кулланылган. Мультсериалның рәсмиләштерелгән татар исеме юк. Башка телдәге исемнәр күрсәтелгән. Үз эзләнү эше түгел, чөнки мәгълүматның чыганагы бар - ул тәрҗемә ителгән генә. Тиешле юнәлтүләр куелган.--Milli (бәхәс) 26 апр 2016, 09:42 (UTC)[җавап бирү]
- Минемчә, Белгечләр мультсериал алкушымчасы белән ТатВики кагыйдәләренә каршы килми. Ләкин мәкаләдә фиксики - оригиналь исеме дигән җөмләне өстәргә кирәк. Хәзер бар шартлар үтәлгән. --Kitap (бәхәс) 26 апр 2016, 11:30 (UTC)[җавап бирү]
Төмән - урта гасырда әйләнештә булган хәрби һәм административ термин. Kitap-әфәнде һәрвакыт кардәшләребез казахлардан үрнәк алырга чакыра, ләкин аларда - дивизия, үз гаскәрләре булсада.
- Derslek (бәхәс) 13 май 2016, 07:41 (UTC)[җавап бирү]
Бик дөрес, Дөреслек әфәнде. Күптән кулланыштан чыккан сүзләрне ТВ-ясендә генә кертеп тел үстереп булмый, ә бозып була. Кеше аңлый алмаган энциклопедия яраксызга чыга. --Damir (бәхәс) 13 май 2016, 11:04 (UTC)[җавап бирү]
Төмән - Татар ханлыкларында булган ун меңле гаскәр атамасы, чын татар сүзе, ул нәкъ дивизия төшенчәсенә туры килә. Татар тарихын онытырга ярамый. Әлеге сүз һәр заманча татар сүзлегендә бар: мәсәлән http://tatar_russian.academic.ru/46230/%D1%82%D3%A9%D0%BC%D3%99%D0%BD, http://tatpoisk.net/dict/tat2rus/%D1%82%D3%A9%D0%BC%D3%99%D0%BD, һ.б., бу иске татар теле булмый. Татар Википедиясендә Төмән - чын татар сүзенә һичшиксез өстенлек бирергә кирәк, дивизия - латин сүзе, тик 17 гасырда барлыкка килгән, ә татар сүзе Төмән 13 гасырда билгеле булган инде, шуңа күрә күчерүгә каршы булам. --Kitap (бәхәс) 13 май 2016, 18:33 (UTC)[җавап бирү]
Китап, сез бит Казанда торасыз бугай. Милли китапханәгә барып хәрби терминнар сүзлеген алып торыгыз. Итернетта шикле чыганаклар белән гарәпфарсытатарчалаштыру кагыйдәләргә туры килми.Әгәр анда татар телендә дивизия төмән (һәм бары тик төмән) дип бирелә икән, мәкалә шулай аталыр. Әлегә бар дәлилләр дивизия яклы гына�, кагыйдә буенча мәкалә төп атамасы ешрак, таныш сүзгә бирелә.--Damir (бәхәс) 22 май 2016, 07:11 (UTC)[җавап бирү]
Сез әйткән сүзлекләр совет заманында бастырып чыгарылган, анда да врач, экономика, политика һ.б. татар сүзләре буларак бирелә. Искергән, урыслаштыру идеологиясе тәэсирендә чыгарылган сүзлекләр абруйлы чыганак булмыйлар, җитмәсә берни китерелмәгән. "Барыгыз, карагыз" - бу дәлил түгел.--Kitap (бәхәс) 22 май 2016, 13:30 (UTC)[җавап бирү]
Анкара сүзе сүзлекләрдә, ММЧда ешрак кулланыла. Рәсми атамасы да шулай. Мәкаләдә китерелгән чыганак бары тиклем Әнкара сүзенең бар икәнен күрсәтә, бу абруйлы түгел, бәлки әле ТатВикидан алганнардвр. Аның ешрак кулланылышын белү өчен "Анкара (Әнкара) шәһәре" дип эзләп карый аласыз.-Damir (бәхәс) 21 май 2016, 20:02 (UTC)[җавап бирү]
Сез бернинди чыганак, бернинди исәпләүне китермәдегез. Татар матбугат чараларында нәкъ Әнкара язылышы ешрак очрый:
Мин сезгә бөтенләй төрле матбугат чараларын китердем, аларның ТатВикигә катнашы юк, һәм һәркайда Әнкара дип языла. --Kitap (бәхәс) 21 май 2016, 20:15 (UTC)[җавап бирү]
гуглда анкара шәһәрендә - 4670, әнкара шәһәрендә - 6920. --QDinar (бәхәс) 21 май 2016, 21:18 (UTC)[җавап бирү]
Хөсәенов, Җ.А. Географиядән русча-татарча аңлатмалы-белешмә сүзлек. Анкара, Әнкарә сүзләрен бирә. Китап әфәнде сез китерәсез ММЧ, бу АЧ түгел. Әнкара дип эзләү нигездә Викига һәм аның копияләренә сылтый бит. Әгәр сез АЧ белән Әнкара сүзен исбат итсәгез, мин каршы була алмыйм.--Damir (бәхәс) 22 май 2016, 07:00 (UTC)[җавап бирү]
QDinar ясаган исәпләүләргә караганда Гугда Әнкара язылышы ешрак очрый. --Kitap (бәхәс) 22 май 2016, 13:25 (UTC)[җавап бирү]
Районның татарча рәсми исеме "Әбҗәлил районы" (ул исем рәсми "Кызыл Таң" гәзитендә БРның кануннарын һәм башка хокукый-норматив актларын бастыруда тик бу формада кулланыла).
Статистика:
Габҗәлил районы (602 нәтиҗә, күбесе - ТатВики мәкаләләре, бер мәртәбәләп "Игенче" һәм "Алга" гәзитләрендә кулланылган: https://www.google.ru/webhp#q=%D0%B3%D0%B0%D0%B1%D2%97%D3%99%D0%BB%D0%B8%D0%BB+%D1%80%D0%B0%D0%B9%D0%BE%D0%BD%D1%8B&newwindow=1&start=0)
Әбҗәлил районы (1130 нәтиҗә, ТатВики мәкаләләре, "Кызыл Таң", "Өмет", "Алга", "Игенче", "Маяк", "Саба таңнары" гәзитләре, "Сөембикә" журналы, "Азатлык" радиосы, "Татар-информ" агентлыгы, "Интертат" агентлыгы, "Матбугат.ру" сайты, Г.Әхмәт "Матбугатта басылган мәкаләләр" әсәрендә, ТРның Сарман районы сайты, ТР Балтач районы сайты, БР Ярмәкәй районы сайты, "Татар-ислам" сайты, "Татарская трибуна" сайты, ТР Яшьләр һәм спорт эшләре буенча министрлыгы сайты, ТР Язучылар берлеге сайты кулланалар: https://www.google.ru/webhp#newwindow=1&q=%D3%99%D0%B1%D2%97%D3%99%D0%BB%D0%B8%D0%BB+%D1%80%D0%B0%D0%B9%D0%BE%D0%BD%D1%8B)--Milli (бәхәс) 16 июн 2016, 06:26 (UTC)[җавап бирү]
- Электән ук Габҗәлил ешрак күзгә чалына иде. Татмедиа басмалары бу очракта калька куллана. Башкортстан татар матбугатына ышаныч күбрәк. Чакмагыш ([1]) һәм Борай ([2]) районнары татар газеталары. Аннары Башкортстанда туган һәм яшәгән язучылар: Айдар Хәлим, Равил Үтәбай-Кәрими Габҗәлил атамасын куллана. - Derslek (бәхәс) 16 июн 2016, 10:22 (UTC)[җавап бирү]
- әбҗәлил этимологик оригиналга якынрактыр, чөнки бу әбү җәлил дигән сүздер. ә г хәрефен өстәү - хата, "габде" сүзенә охшату, "народная этимология"дер. --QDinar (бәхәс) 16 июн 2016, 11:52 (UTC)[җавап бирү]
- 1) "Кызыл Таң" - рәсми республикакүләм гәзите, аңа район гәзитләренә караганда ышаныч күбрәк - ул "Әбҗәлил районы" атамасын куллана. Һәм тагын шул ук Чакмагыш-Борай гәзитләре (Игенче/Алга) "Әбҗәлил районы"н да кулланалар. Димәк, дөресне алар үзләре белми.
2) Шуннан татар телендә бастырылган БР кануннарында гел "Әбҗәлил районы" итеп языла. Мин Башкортстанда торып "Габҗәлил районы" дигәнне гомеремдә ишетмәдем. Шуңа күрә бу атама мине нык гаҗәпләндерде!
3) "Габҗәлил" дигән кеше исеме юк ул - "Татар исемнәре нәрсә сөйли?" китабында ул юк (http://magarif-uku.ru/tatar-isemnere/ir-at/g/), анда тик "Әбҗәлил" исеме бар ("Әбелҗәлил" исеменең варианты икән - http://magarif-uku.ru/tatar-isemnere/ir-at/aa/)
Кыскача, ничек булса да әмма районга карата ул рәсми рәвештә "Әбҗәлил районы" формасын кулланыла дөресрәк.--Milli (бәхәс) 17 июн 2016, 04:56 (UTC)[җавап бирү]
Районның татарча рәсми исеме "Зилаер районы" (ул исем рәсми "Кызыл Таң" гәзитендә БРның кануннарын һәм башка хокукый-норматив актларын бастыруда тик бу формада кулланыла).--Milli (бәхәс) 16 июн 2016, 06:26 (UTC)[җавап бирү]
Статистика
Җылаер районы (637 нәтиҗә - ТатВики мәкаләләре генә: https://www.google.ru/webhp#newwindow=1&q=%D2%97%D1%8B%D0%BB%D0%B0%D0%B5%D1%80+%D1%80%D0%B0%D0%B9%D0%BE%D0%BD%D1%8B)
Зилаер районы (267 нәтиҗә - ТатВики мәкаләләре, бер диссертасия, "Кызыл Таң", "Өмет", "Туган Як", "Саба таңнары", "Маяк" гәзитләре, "Татар-информ" агентлыгы, "Азатлык" радиосы, "Матбугат.ру" сайты, "Татар-ислам" сайты, З. Мифтахов "Чалгының тарихи роле турында фәлсәфә" әсәрендә кулланалар https://www.google.ru/webhp#newwindow=1&q=%D0%B7%D0%B8%D0%BB%D0%B0%D0%B5%D1%80+%D1%80%D0%B0%D0%B9%D0%BE%D0%BD%D1%8B)
- Күплек санында язу - урысчадан калька. «Афиналар» белән бер сериядән: [3] - Derslek (бәхәс) 5 авг 2016, 12:20 (UTC)[җавап бирү]
- Утверждение ошибочно как в случае Афин, так и Нидерландов – в обоих случаях речь о нарушении правила ОРИСС
- В современном греческом действительно используется единственное число, но во всех прочих языках это не так. Множественное число "Афины" использовалось в Древнем мире – когда проникло в латынь и т.д., далее повсюду и используется без изменения до сих пор.
- Нидерланды – на языке страны единственное число нид. Nederland обозначает территорию в Западной Европе, а множественное число нид. Nederlanden используется для обозначения всего суверенного Королевства Нидерландов (7 территорий по всему миру). В других языках мира такое различение не зафиксировано, оба в множественном числе.--frhdkazan (бәхәс) 5 авг 2016, 13:06 (UTC)[җавап бирү]
- Татарча география дәреслекләре -ларларны төшереп калдыра: http://tatar.org.ru/_educ/virt-gimn/books/3donyacyr2/52.html --Derslek (бәхәс) 5 авг 2016, 12:51 (UTC)[җавап бирү]
- Современный татарский вообще сплошной ОРИС – сотрудники ИЯЛИ похоже «ушли в себя», сосредоточившись на исследовательской деятельности. Сайт у них не обновлялся с 2011 года, новый сайт http://www.antat.ru/tt/iyli/ в процессе разработки. Из старой, а также текущей русской версии видно, что (предыдущее?) руководство института забыло о его уставной прикладной функции языкового регулятора, задающего стандарты современного татарского, да и организация работ не соответствует ожиданиям мира Интернета. Пока участие в татВики не является популярным среди широких масс носителей языка, можно поступать как вздумывается – благодаря индексации в Google и Яндекс текущее меньшинство участников проекта на сегодня само диктует остальным стандарты своего татарского. --frhdkazan (бәхәс) 5 авг 2016, 14:00 (UTC)[җавап бирү]
- frhdkazan, милли хис нигезендә комплексларыгыз булса, тынычлана аласыз. Бер абзац буенча гына да үзегезне «чын татар» итеп күрсәттегез. Чөнки: 1) татарча юнләп белмисез, 2) үзегезне генә акыллыга, калган татарларны сарыкка чыгарасыз; 3) урысча язып, урыслар алдында корыйк болгыйсыз; 4) татар өстеннән урыс туганга туктаусыз әләклисез һ.б.һ.б. - Derslek (бәхәс) 5 авг 2016, 15:42 (UTC)[җавап бирү]
- Раз «Нидерланд Корольлеге» проникло даже в Татар-информ и на сайты портала «Официальный Татарстан», значит на сегодня татары Татарстана официально именуют указанное государственное образование именно так. Рано или поздно ситуация с терминологией разрешится: татары переубедят весь мир (всё в ед.числе), согласятся с ним (всё в мн.числе) или примут версию нидерландцев (в ед.числе - европейская часть, королевство же в множественном). С уважением, --frhdkazan (бәхәс) 5 авг 2016, 16:18 (UTC)[җавап бирү]
Сәбәп:
--frhdkazan (бәхәс) 2 дек 2016, 10:29 (UTC)[җавап бирү]
|