Википедия:Миссия

Ярдәм үзәге · Җәмгыять үзәге · Форум · Порталлар · Сайланган эчтәлек · Проектлар · Мөрәҗәгатьләр · Бәяләү эшчәнлеге
Кеше белән ул аңлаган телдә сөйләшкәндә, башы белән сөйләшәсең.
Кеше белән аның мирас телендә аралашканда - йөрәгенә мөрәҗәгать итәсең.[1]

Нельсон Мандела

"Википедия — ул иң беренчедән Җир йөзебездәге һәрбер кеше үз туган телендә ирешә алган иң югары сыйфатлы ирекле энциклопедияне булдыру һәм җиткерү проекты."
Джимми Уэйлс[ru], Викимедиа Фондын нигезләүчесе[2]

Волонтёрлар керткән өлеше исәбенә үсүче-яшәүче Викимедиа проектларының глобаль уңышлылыгы ачык күңелле тигез хезмәттәшлек ысулына нигезләнә.

Татарча Википедия, Викисүзлек, Викикитап, Викиөзек, бар башка платформалар һәм телләр һәрбер кеше бар булган гыйлемгә ирекле килеш ирешә алган дөньяны төзү идеалына алгарышны тәэмин итүче тематик кораллар гына булып тора.

Гамәлдәге контекстта аерым икътисади-технологик платформа[ru] яки төрле милли-мәдәни-дини-идеологик-иҗтимагый кемлек һәм караш-хыялларга караганда гомумкешелек нигезләргә тугрылыклы булу әһәмиятлерәк булып чыга.

Контекст

Викимәгълүмат сыман машина-укырлык күптелле семантик белем графлары[en] һәм башка белем базалары[ru], ясалма интеллект кораллары, Викифункцияләр кебек башка әһәмиятле технологияләр һәм гуманитар-иҗтимагый белемгә җиңел ирешү һәм куллану мөмкин чорында, экосистема һәм мәдәни мохит тотрыклылыгы аерым шәхес, төрле иҗтимагый-мәдәни төркемнәренең һәм яңа агентларның тигез, бер-берсенең кирәкләренә хөрмәтле хезмәттәшлеге аркылы гына тәэмин ителә ала.


« Ясалма интеллект бүген сабый бала чорында, әмма безне күзәтеп тиз өйрәнә. Үз арабызда һәм башка җан ияләре белән тату-дус яшәмәсәк, кешеләрне птицефабрика тавыкларына әйләндерәчәк җанвар булып үсүе һичшиксез. Сүз түгел, гамәл тәрбияли ич. [3]
»

Викимедиа проектлары роле

Үзе тәкъдим иткән технология һәм мөмкинлекләр тышындагыларны куллануга киртә куелмый:


« Белем бирү һәм үзләштерүдә файдалы ирекле лицензияле[ru] яки иҗтимагый милек[ru] хокукый статуслы эчтәлекне туплау, үстерү һәм уртаклашу мәсьәләсендә дөньяның бар кешеләренә нәтиҗәле теләктәшлек һәм ярдәм күрсәтү. Бу миссиягә хезмәт итүче күптелле вики-проектлар һәм башка инициативаларны үстерү өчен нигез инфраструктура һәм оештыручы мохит шәхси волонтёрлар, бәйсез берләшмәләре һәм партнёрлар белән координациядә тәэмин ителә. Викимедиа Фонды үз карамагындагы проектларында үсеп килүче файдалы мәгълүматны интернетта бушлай килеш мәңгелектә ирешерлек килеш саклаячак.
»

Искәрмәләр

  1. (ингл.) "If you talk to a man in a language he understands, that goes to his head. If you talk to him in his language, that goes to his heart."
    (рус.) "Если ты говоришь с человеком на том языке, который он понимает, ты говоришь с его головой. Если ты говоришь с человеком на его родном языке, ты говоришь с его сердцем."
  2. Wikipedia is an encyclopedia. Wikimedia (March 8, 2005). March 5, 2017 тикшерелгән.
  3. 2025 июнендә Лондонда WSJ Leadership Institute оештырган Xнчы Wall Street Journal CEO Council Summit чарасындагы интервьюсында -- YouTube сайтында Yuval Noah Harari on AI and Human Evolution (ингл.)

Моны да карагыз

Prefix: a b c d e f g h i j k l m n o p q r s t u v w x y z 0 1 2 3 4 5 6 7 8 9

Portal di Ensiklopedia Dunia

Kembali kehalaman sebelumnya