Әлеге сәхифәдә Татар Википедиясендә мәкаләләр бетерү критерийларын барлап, кагыйдә язарга тәкъдим итәм. Сүз бер үк вакытта тиз һәм гади бетерү турында бара.--Рашат Якуп 4 ноя 2010, 20:18 (UTC)[җавап бирү]
Әлеге очракта мәкалә махсус биттә урнашкан исемлеккә кушыла. Ике атнадан соң уңайлы үзгәрешләр булмаса, мәкалә бетерелә.
- Мәкалә бик кыска (100 сүздән ким булмаган мәкаләләр). --Mansur321 5 ноя 2010, 10:44 (UTC)[җавап бирү]
- Ким булган яки булмаган?--Рашат Якуп 5 ноя 2010, 19:39 (UTC)[җавап бирү]
- Э-э-э... Ялгыш. Ким булган --Mansur321 6 ноя 2010, 07:47 (UTC)[җавап бирү]
- Андый кыска мәкаләләргә мәкалә төпчеге үрнәге өстәлергә тиештер бәлки, ә бетерелмәскә. Минемчә, мәкалә бернинди мәгълүмат ташымый икән, мәсәлән "Мәскәү - ул шәһәр" дигән, яки "Габдулла Нигъмәтҗән улы Сәетов - 1951 елда туган", андый кебекләрне бетерүгә тәкъдим итәргә була. Ә болай, мәкалә төпчеге үрнәген өстәп тынычлыкта калдырырга. 100 сүз хәйран күп мәгълүмат ташырга мөмкин. -- Marat Vildanov 6 ноя 2010, 08:24 (UTC)[җавап бирү]
- Мин Марат әфәнде белән тулысынча килешәм, ләкин шулай да әгр ул мәкаләдә бернинди мәгълүмат та булмаса да ул баребер бетерелмәскә тиеш, чөнки мәсәлән Эбе Камарго турында гына алыйк, бу беренчедән бик кызыклы шәхес, икенчедән артык белем кемгәдә кирәкми дип әйтеп булмый. Шуңа да минем фикеренчә мәкаләдә ике сүз булсада ул бетерелергә тиеш түгел, аны бары тик тутырырга гына кирәк.
- Шулай ук монды мәкаләләр өчен Википедия:Бетерүгә кебек махсус бер бит мәсәлән, Википедия:Тулыландырырга тиешле мәкаләләр. Шуның белән бергә эспесиалный үрнәк, астагы бетерү, делет кебекләр янына тулыландырыга дигәнедә булырга тиеш.
- Һәм соңгы сүзләрем, бүген татар википедиясенә уртача көненә бер биш мәкалә керсә, без ничек инде һәркөнне берәр мәкалә бетерә алабыз. Бу бит чын абсурд булачак. --Ильнар Шайдуллов 6 ноя 2010, 09:43 (UTC)[җавап бирү]
Үрнәге минемчә менә шундыйрак булырга тиеш:
--Ильнар Шайдуллов 8 ноя 2010, 11:44 (UTC)[җавап бирү]
Һм, Илнар әфәнде, мин аңлаганча Сез ВП:Тулыландыруга битен ясап, анда берничә җөмләдән торган мәкаләләрне тупларга телисез?--Рашат Якуп 9 ноя 2010, 04:50 (UTC)[җавап бирү]
- Минемчә ул бит ниндидер тикшерү үзәге кебек булырга тиеш. Мәсәлән, Роберт Миңнуллин турында мәкалә языла дир һәм ул мәкалә минималь күләмгә туры килми. Бу кеше татар халкы өчен (мәсәлән) бик югары урын тотканлыктан, ул мәҗбүри рәвештә бу минималь күләмгә тутырылырга тиеш. Ә башка кызыксыну яисә бик зур әһәмияте булмаган мәкаләләр бу минималь күләмгә тутырылмаса да ярый, бары теләк буенча гына. --Ильнар Шайдуллов 9 ноя 2010, 12:45 (UTC)[җавап бирү]
- Димәк, әлеге биттә булачак мәкаләләр бетерелмәсә, шәхсән мин риза. Башка википедиячеләр ни уйлый?--Рашат Якуп 9 ноя 2010, 16:41 (UTC)[җавап бирү]
- Әйе, шулайрак. Минемчә мәкаләләрне бөтенләй бетермәскә кирәктер.--Ильнар Шайдуллов 9 ноя 2010, 20:03 (UTC)[җавап бирү]
- Мин аңлап җиткермәдем. Яңа кертергә җыенган тулыландыру үрнәгенең мәкалә төпчеге үрнәгеннән төп аермасы нидә булачак? -- Marat Vildanov 9 ноя 2010, 20:05 (UTC)[җавап бирү]
- +1. Бездә болай да {{rq|stub}}
- сыман шаблоннар бар. Нигә тагын бер шаблон ясарга?--Timming 9 ноя 2010, 21:55 (UTC)[җавап бирү]
- Мин аңлаганча, монда иң мөһиме — мәкаләләрне яхшырту һәм тулыландыру буенча оператив сәхифәне булдыру. Ягъни шулай итеп Википедия сыйфатын арттыру.--Рашат Якуп 17 ноя 2010, 20:33 (UTC)[җавап бирү]
Тиз бетерүгә исә әгәрдә ул мәкалә вандаллыктан карашларыннан, башисемдә хата китүдән, ялгыш ниндидер мәкаләнең копиясен ясаудан булса гына аларны бетерергә кирәк. Һәм минемчә тагын бер нәрсәне искәртеп узарга кирәк тиз бетерү барышында идарәче ВП:Бетерүгә битенә мин моны бетермә келим дип язмаса да ярый.--Ильнар Шайдуллов 9 ноя 2010, 20:07 (UTC)[җавап бирү]
Мәкаләләрне тиз бетерү критерийлары кабул ителде.--Рашат Якуп 29 дек 2010, 14:31 (UTC)[җавап бирү]