Википедия:Проект:Терминнар:БиологияIlnur efendeМин протест белдерәм. Кулланучы:Ilnur efende идарәче булып кагыйдәләрне боза. Мәкаләләр исемнәрен бәхәссез үзгәртә. Кулланучы бәхәсе:Ilnur efende — Бу башбаштаклык, белдексезлек һәм вандаллык. Шулай булгач, монда бернәрсә дә язып булмый... --Ерней (бәхәс) 11 ноя 2013, 16:23 (UTC) Мин әлеге китап буенча дөрес атамаларны язам - «Русско-татарский словарь биологических терминов.— Казань: Татар, кн. изд-во, 1985.» Кулланучыга ни ошамаганын аңлап булмый. Әгәр мәкалә атамасы дөрес түгел икән, моны шулай калдыру кирәкме?--Ilnur efende (бәхәс) 11 ноя 2013, 16:29 (UTC)
Илнур әфәнде, мәкаләләр исемнәрен бәхәстән соң гына үзгәртергә чакырам. (аеруча теркәлгән кулланучы язган мәкаләләр өчен.)--Kitap (бәхәс) 11 ноя 2013, 16:36 (UTC)
Бәхәссез битләрне үзгәртү хатасын таныйм. Аларны кире кайтардым. Ләкин Ернейның бу сүзләрне каян алганы хаман да билгесез әле. Үләксә ашаучыларны стервятник кына дип күрсәтелгән сүзлек абруйлы була аламы? Ялгышмасам шушы булырга тиештер, бу сүзлекне интернетта кем ясаганы билгесез, ул абруйсыз. Татар биология сүзлегеннән карап әйтәм: рус. сип' (белоголовый сип һ.б.) - ул татарча тазгара (ак башлы тазгара) була, стервятник - козгын, гриф - гриф дип бирелгэн. Тазкара дигән сүз татар телендә гомумән очрамый. Комай ул, биология сүзлеге буенча, ' дигән үсемлекнең татарча исеме һәм снежный гриф.--Ilnur efende (бәхәс) 12 ноя 2013, 15:32 (UTC)
Нишләп гаиләлек юк? бу төгәл семейство тәрҗемәсе, семья - чиста рус сүзе - семь я сүзләреннән килеп чыккан, татар теленә берниди бәйлелеге юк.--Kitap (бәхәс) 13 ноя 2013, 20:21 (UTC) Өстәмә. Мәчесыманнар — отряд кошкоподобные, мәчелеләр — семейство кошачьи, мәчеләр — род кошки, барыслар — род пантеры. Өке — филин, байгыш — сыч. Кызганычка каршы, күп сүзлекләрдә терминнарны буташтыралар. Филин (өке) — зур кош, сыч (байгыш) — кечкенә кош. Башка төрки телләрендә нәкъ шулай, татар мәкальләреннән дә бу күренә, байгышның икенче мәгънәсе — ярлы, мискен, бичара... Катип кошы. Гарәп теленнән катип — секретарь сүзе кергән. Сәркатип минемчә рус секретарьдан (катип сүзене искә алып) калька. Буталчыкны якларга кирәк түгел. --Ерней (бәхәс) 13 ноя 2013, 20:31 (UTC) Мин үзем ясый башлаган мәкаләләрдән тыш барысын да кайтардым бугай, булмаса кайтарыгыз.--Ilnur efende (бәхәс) 14 ноя 2013, 10:08 (UTC) Сораулар: «Падальщики»га үләксә кошларын гына кертүне аңлап булмый, монда бит имезүчеләр дә, кәлтәләр дә һ.б. керә ала. Үләксә ашаучы дип «стервятник»ны гына атау да шул ук сәбәпләр аркасында мәгънәсездер. Татар энциклопедиясе Сезнеңчә шулай ук хаклы түгелме? Анда нәк менә «Филин» - байгыш (мәче башлы ябалак дип бирелгән). Катип сүзе татар телендә секретарь мәгнәсендә кулланылмый, язучы буларак кына кулланыла, сәркатип дигән сүз бар, бу кош та сәркатип кош була. Биология сүзлеге һәм китаплары буенча. Кайсыдыр грифны тазкара, ә кайсындыр гриф дип атау буталчык тудырмый дип уйлыйсызмы? Мәктәптәге биология китапларында барлык грифлар гриф дип бирелә. Татарча аңлатмалы биология сүзлегеннән карасак та: рус. сип (белоголовый сип һ.б.) - ул татарча тазгара (ак башлы тазгара) була, стервятник - козгын, гриф - гриф дип бирелгэн. Нишләп сез ул сүзлекне һәм Татар энциклопедиясен хаталы дип уйлыйсыз? Һәм башка сүзлекләрне аннан өстен дип?--Ilnur efende (бәхәс) 14 ноя 2013, 10:08 (UTC) Өке / байгыш![]() ![]() Мин аңлыйм хәл шөбһәсез түгел. Татарлар байгыш сүзе белән сычны да, филинны да атыйлар. Әмма бу ике бөтенләй төрле кош. Өке сүзе белән тик филинны атыйлар, әмма бу сүз киң таралмаган. Филин (мәче башлы ябалак)
Күренеп тора, филин ухылдый, шуңа күрә аның исеме шундый, бу иң зур ябалак, шуңа күрә инглизчә һәм фарсыча исеме мондый. Татарча мәкаль: өке йоны белән, былбыл өне белән — филин ценен (цветными) перьями, соловей — голосом. Сыч (чырайсыз ябалак)
Татарча байгыш — 1) сыч; филин см. тж. өке; 2) пугливый, забитый человек; бедняга, горемыка, бедолага; 3) а) бедняк, голяк, голодранец; б) ротозей, ворона; простак. Димәк, байгыш сүзе нәкъ кечкенә чырайсыз ябалакка туры килә, ә өке — зур ухылдап торучы мәче башлы ябалакка. --Ерней (бәхәс) 14 ноя 2013, 15:20 (UTC) Гриф / тазкара / комай![]() ![]() ![]() Татар теленә рус теленнән гриф сүзе кергән һәм актив куллана. Әмма татар телендә башка төрки телләр белән беррәттән тазкара һәм комай сүзләре бар. Тазкара (Aegypius monachus)
Бу телләрдә тазкара сүзе белән нәкъ көрән грифны атыйлар. Минемчә тазкара сүзе ике сүздән төзелгән: таз + кара → башы — таз (пеләш), үзе — кара (көрән). Татарларда тазкара сүзе һәртөрле гриф өчен куллана.
Комай (Gyps himalayensis)
Бу телләрдә комай сүзе белән нәкъ кар грифыны атыйлар, рус теленә дә бу сүзе кергән. Русча исемендә гриф сүзе булса да, ул сип, сиплар ыругыннан. Ак башлы комай (Gyps fulvus)
Бу төр комайга бик якын, элек аларны бер төр астөрләре буларак исәпләнделәр. Шуңа күрә аны комай сүзенә «ак башлы» кушып атарга кирәк. Димәк, грифовые — тазкаралар, сипы — комайлар, черный гриф — тазкара, снежный гриф, кумай — комай. --Ерней (бәхәс) 15 ноя 2013, 16:22 (UTC) Птица-секретарь — Сәркәтип кошыХәзерге катип кошы атамасы урынына.
Козгын![]() Козгын сүзе карга кошлар семьялыгыннан кошны (Corvus corax) атыйлар.
Төрки телләрдә козгын сүзе белән Neophron percnopterus (рус. обыкновенный стервятник) кошыны һичкайчан атамыйлар. Тик сүзнең күчерелмә мәгънәсендә. Татар телендә дә шулай. Мин каршы түгел, үзгәртүләрне кайтардым. Татар иле сайты алып баручыларына да байгыш турнында хат җибәрсәгез әйбәт булыр иде дип уйлыйм.--Ilnur efende (бәхәс) 19 ноя 2013, 15:07 (UTC) Гермафродит - ХөнәсәМедицина - ТабибиятХирург - Җәррах, Хирургия - ҖәррахиятОперация - Гамәлият |
Portal di Ensiklopedia Dunia