Сәләт ВикиМәктәбенең эмблемасы
2019 елның 21 октябрендә яңа көзге уку-укыту сессиясенә гаризалар кабул ителү кампаниясе старт алды. Гариза тутыруның соңгы көне - 17 ноябрь. Сессиянең форматы: 5 онлайн лекция һәм Сәләт Йортында узучы 3 практик дәрес(онлайн трансляция белән). Башка сезоннардан аермалы буларак, бу сессиядә басым Википедия генә түгел, Викихәбәрләр, Викисүзлек, Викиөзек белән эшләүгә дә ясалачак.
Сессия барышында катнашучылар өчен Википедиядә-мәкалә, Викисүзлектә-яңа сүзләр, Викихәбәрләрдә-яңалыклар, Викиөзектә-өзекләр булдыру буенча конкурс узачак. Конкурс сессия башында игълан ителә һәм 2/12/19 кадәр дәвам итә. 16/12/19 көнне, Йомгаклау конференциясе вакытында җиңүчеләр игълан ителә. Аларга истәлекле бүләкләр тапшырылачак.
Нәтиҗәләр ясаганда, программаны узган барлык катнашучыларга «Викимедиа РУ» табышсыз партнёрлыгы һәм Сәләт Фонды исеменнән татарча-инглизчә-русча таныклык бирелә.
Сессия вакытында 2 Викисәфәр планлаштырыла:
Катнашырга теләкне бу адрес буенча гариза җибәреп яки түбәндә имза калдырып белдерергә мөмкин.
Программа
Видеодәресләр
Практик вики-дәресләр
ВикиМәктәп катнашучылары өчен мәкаләләр һәм медиафайллар конкурсы
«ВикиМәктәп катнашучылары өчен мәкаләләр һәм медиафайллар конкурсы» — «Сәләт ВикиМәктәбе»нең Көз 2019 уку-укыту программасы тәмамланганнан соң проект катнашучылары өчен уздырылучы конкурс.Катнашу җәдвәле
Конкурс катнашучылары
Мәкаләләргә таләпләр
- Мәкаләләр катнашучы тарафыннан башланырга тиеш. Википедиянең башка телләрдәге бүлекләр мәкаләләрен тәрҗемә итү рөхсәт ителгән.
- Мәкаләләр саны чикле түгел.
- Мәкаләләр бизәү кагыйдәләренә туры килергә тиеш.
- Мәкалә темасы ирекле.
- Мәкаләләрдә чыганакларны билгеләү мәҗбүри.
- Мәкаләләр Татар Википедиясе мохитендә урнаштырылырга тиеш.
Медифайлларга таләпләр
- Медиафайллар катнашучы тарафыннан монда йөкләнә.
- Медифайллар йөкләүченең үзе тарафыннан ясалган булырга тиеш.
- Медиафайллар саны чикләнмәгән.
- Медиафайллар истәлекле урыннар, тарихи объектлар, һәйкәлләр, музейлар, торак пунктлар, республикакүләм сәнәгать объектларын сурәтләргә мөмкин.
- Медиафайлларны йөкләгәндә, Media files for Selet WikiSchool contest категориясе урнаштырылырга тиеш. Бу эшләнмәгән очракта, йөкләнелгән файллар конкурста катнаша алмый.
Кагыйдәләр
- Конкурста конкурсның беренче көне 00:00:00 һәм соңгы көне 23:59:59 (UTC+3) вакыты аралыгында булдырылган яңа мәкаләләр санала.
- Сораулар буенча сезонның бәхәс битендә язу сорала.
Бәяләү
Бәяләү тәртибе
- Казый ролен һәрбер тәҗрибәле катнашучы башкара ала. Саннары буенча чикләүләр юк, кимендә бер ел вики-стажга ия булуы зарур.
- Казыйлар мәкаләне башлаган авторының кертемен генә бәяли.
- Һәрбер казый һәр мәкаләне һәм медиафайлны аерым бәяли.
- Мәкалә яки медиафайллар авторы үз хезмәтенең критерийга туры килүен кайгыртмаган очракта эш 0 балл белән бәяләнә
- Һәрбер мәкалә һәм медифайл өчен уртача бал хисаплана ― (∑ жюри1 + жюри2 + ... + жюриN)/N.
- Катнашучының һәр язылган мәкаләсе һәм йөкләнгән медиафайлы балларының ахыр чиктә суммасы чыгарыла.
- Бәяләр мәкаләнең бәхәс битендә урнаштырыла.
Бәяләү җәдвәле
Мәкалә: ...
Казый: ...
Медиафайл: ...
Казый: ...
#
|
Критерий
|
Эшләнде
Эшләнмәде
|
Балл
|
1
|
Медиафайл Creative Commons Attribution ShareAlike 4.0 лицензиясе астында йөкләнелгән.
|
|
2
|
2
|
Татар телендә төп мәгълүмат һәм тулы сурәтләү булдырылган
|
|
3
|
3
|
Башка телдә төп мәгълүмат һәм тулы сурәтләү булдырылган(һәр аерым тел өчен аерым өстәмә баллар куела)
|
|
3
|
4
|
Медиафайлның сыйфаты 1080*720 (HD) ким түгел
|
|
2
|
Максимум
|
|
|
10
|
Нәтиҗәләр ясау
- Нәтиҗәләр, конкурс тәмамлавыннан соң, ике атна узганчы билгеле була.
- Җиңүчеләр баллар саны буенча билгеләнә.
- Беренче ун урын алган катнашучыга истәлекләре бүләкләр тапшырыла.
Нәтиҗәләр
Сессиядә актив катнашучылар аз булды, тик шуларның 3 җиңүчеләр дип танылдылар.
Искәрмәләр