Элекке кагыйдәләр
Кем идарәче статусына кандидат була ала
Татар Википедиясенең идарәчесе статусын алыр өчен кандидат әлеге таләпләргә җавап бирергә тиеш:
700 дән ким булмаган мәгънәле[ 1] төзәтүләр саны;
Теркәлү көненнән иң азы 3 ай булырга тиеш.
Бу таләпләргә җавап бирмәгән кандидатлар тавыш бирүдән алыналар.
Кем бюрократ статусына кандидат була ала
Татар Википедиясенең бюрократы статусын алыр өчен кандидат әлеге таләпләргә җавап бирергә тиеш:
Теркәлү көненнән иң азы 1 ел булырга тиеш;
1500 дән ким булмаган мәгънәле төзәтүләр саны;
Администратор вазифаларын иң азыннан 3 ай үтәү.
Бу таләпләргә җавап бирмәгән кандидатлар тавыш бирүдән алыналар.
Элек тавыш бирүдә катнашканнар
Әгәр элек тавыш бирүдә катнашканнар идарәче яки бюрократ статусын алмадылар, яки бу вазифадан җибәрелделәр икән, кабат үз кандидатурасын элекеге тәкъдим итүдән яки вазифадан җибәрелгәннән соң иң кимендә 3 айдан соң гына тәкъдим итә алалар.
Идарәчеләр һәм бюрократлар сайлавында кем тавыш бирә ала
Теркәлү көненнән иң азы 1 ай булырга тиеш;
50 дән ким булмаган мәкаләләрдә мәгънәле төзәтүләр саны;
Тавыш бирү алдыннан иң азы 30 көн эчендә 30 төзәтү.
Тәкъдим итү тәртибе
Әлеге кагыйдәләр таләпләренә җавап биргән катнашучылар үз кандидатурасын тәкъдим итәргә хокуклы. Аларны шулай ук башка катнашучылар тәкъдим итә ала.
Тәкъдим ителгән яки үз кандидатурасын тәкъдим иткән катнашучы тавыш бирү битендә риза булуын язарга тиеш.
Сайлау тәртибе
Тавыш бирү гариза битен эшләгәннән соң башлана һәм 14 көн дәвам итә. Тавыш бирүчеләр риза яки каршы тавышларын бирәләр. Шулай ук шик булганда нейтраль позициясен аерым пунктта язып була. Тавыш бирү фәкать кимендә 5 кеше тавыш биргән очракта узган тавыш бирү буларак санала.
Идарәчеләрне сайлау процедурасын берәр актив идарәче алып бара. Бюрократларны сайлау процедурасын берәр актив бюрократ алып бара. Процедураны алып барган идарәче яки бюрократ биргән тавышлар буенча нәтиҗә ясый.
Идарәчегә кандидат 1/2 (50 %)-тан күбрәк Риза тавышын җыйса, идарәче буларак билгеләнә. Бюрократка кандидат 2/3 (66,(6) %)-тан күбрәк Риза тавышын җыйса, бюрократ буларак билгеләнә.
Искәрмәләр
↑ соңыннан кире кайтарылган үзгәртүләр, интервики кую (беренче тапкыр куелудан тыш) саналмый
Тәкъдимнәрне биредә калдырып була. Алар буенча һәркем фикерен белдерә ала.
Актив Вики-кулланучылары сайлауда катнашырга тиешләр, шуңа күрә "Идарәчеләр һәм бюрократлар сайлавында кем тавыш бирә ала" бүлеген бераз үзгәртергә тәкъдим итәм:
Мин риза, бу шулкадәр принципиаль әйбер түгел, ләкин 30 көн эчендә 30 төзәтү асылда күпчелек катнашучыны кисеп кала. Шулкадәр актив катнашучы җыелмаган очракта тавыш бирүне үткән дип тә санап булмаячак.--Рашат Якуп (бәхәс ) 16 апр 2013, 18:04 (UTC) [ җавап бирү ]
Тавыш бирүне үткән дип санар өчен минималь катнашучылар критериен билгеләүче кабул ителгән кагыйдә бармы ТатВикида?--frhdkazan (бәхәс ) 22 апр 2013, 18:29 (UTC) [ җавап бирү ]
Юк, шундый кагыйдә юк. Гадәттә, ул тавыш бирү шартларында күрсәтелә.--Рашат Якуп (бәхәс ) 29 апр 2013, 15:22 (UTC) [ җавап бирү ]
Бәхәс нәтиҗәсендә каршылык тудырмаган тәкъдим кагыйдәләргә кертелде. Яңа кагыйдәләрне кабул итү тавыш бирүгә куела.
Тавыш бирү 29 апрель көнне башлана, 13 май көнне тәмамлана. Тавыш бирүдә Википедиянең татар бүлегендә мәгънәле төзәтмәләре булган һәм соңгы 3 ай эчендә төзәтмәләре булган теркәлгән кешеләр катнаша ала.
Риза
Риза --Рашат Якуп (бәхәс ) 29 апр 2013, 15:28 (UTC) [ җавап бирү ]
Риза --Ilnur efende (бәхәс ) 6 май 2013, 10:15 (UTC) [ җавап бирү ]
Риза --Kitap (бәхәс ) 8 май 2013, 21:30 (UTC) [ җавап бирү ]
Гомүмән Риза , Derslek үз фикеренең сәбәпләрен һәм күндерүче дәлилләрен китермәсә әлбәттә.--frhdkazan (бәхәс ) 10 май 2013, 10:35 (UTC) [ җавап бирү ]
Каршы
Каршы Гамәлдәге кагыйдә калсын. - Derslek (бәхәс ) 5 май 2013, 06:08 (UTC) [ җавап бирү ]
Каршы --Milli (бәхәс ) 11 май 2013, 16:00 (UTC) [ җавап бирү ]
Бәхәс
Урынлы булса, тавышымны бирер алдыннан идарәче буларак хезмәт итү тәҗрибәсе булган Derslek 'нең "Идарәчеләр һәм бюрократлар сайлавында тавыш бирә алучыларга" карата 30 көн эчендә 30 төзәтү булу таләбенә каршы булу өчен сәбәпләрен өйрәнергә теләр идем. --frhdkazan (бәхәс ) 5 май 2013, 18:39 (UTC) [ җавап бирү ]
Нәтиҗә
Кагыйдәләр кабул ителде. 4 тавыш риза, 2 каршы.--Рашат Якуп (бәхәс ) 19 май 2013, 05:59 (UTC) [ җавап бирү ]
Кыскача Проект буйлап кулланылучы мәсләкләр Эчтәлекнең төп кагыйдәләре Башка эчтәлек кагыйдәләре Эчтәлек киңәшләре Мөгамәлә кагыйдәләре Мөгамәлә киңәшләре Үзгәртүләр кертү буенча киңәшләр Стиль буенча кулланмалар Классификация киңәшләре Викимедиа фонды Кагыйдәләр
(рус. ) • Лицензияләү һәм авторлык хокукы
(рус. ) • Шәхсият кагыйдәсе
(рус. ) • Кыйммәтләр
(en )
Мәкаләләр Кагыйдәләр Скриптлар