Википедия бәхәсе:ВикиочрашуБашкорт күршеләребез оештырган ВикиочрашуларВикиочрашулар:КазанКатнашучылары регуляр тәртиптә викиочрашуларга җыелган җәмгыятьләрдә тотрыклы үсеш күзәтелә. Вики-Сабантуйдан соң Марат әфәнде белән бер кафеда очрашып алган идек. Үткән атнада Казан федераль университетындагы фәнни конференциягә килгән удмурт-вики бюрократы Денис Сахарных белән күрешеп алырга булды. Соңгы арада, Мәскәү һәм Уфадагы коллегаларыбыз үрнәкләреннән чыгып, ТатВикидагы оптимизм дәрәҗәсен күтәрү өчен бу төр җыелышларга безгә дә ешрак бергә килү файдалы булмас микән дигән фикергә килә башладым һәм Казандагы очрашуларны оештыруны үземә алырга булдым. Тәкъдинәрем:
Яклаучылар, катнашырга әзер булучылар табылырмы? --frhdkazan (бәхәс) 23 дек 2015, 16:12 (UTC)
Декабрь 2015![]()
Каралган мәсьәләләр
Гыйнвар 2016
Очрашу булмады. Февраль 2016
A.Khamidullin, Kitap, MalTsilna, Marat-avgust, Marat Vildanov, NRG, Ирек Хәйрулла hәм Казандагы очрашуга бар башка килә алучы туташ-ханым-әфәнделәр: Март азагында Башкортстандагы семинарда чыгышлар ясавым һәм түгәрәк өстәлләрдә катнашуым көтеләчәк. Әлбәттә статистик мониторинг проекты һәм аның беренчел нәтиҗәләре турында чыгыш була. Россия телләрендәге Википедияләрне үстерү һәм ВМРУ сәхифәсендәге күптеллелек проекты тирәсендә күтәрелә алачак темаларны һәм кайбер мөмкин тәкъдимнәр турында фикерләрем бар, аларны бергәләп тикшереп аласы иде. Барыгызның да бер үк көнне очрашу мөмкинлегегез булмаса, төркем-төркем очрашып була. Казан тышындагылар (мәс. Derslek, Milli, Qdinar, Әмир) яки очрашуга килә алмаучылар да үз фикерләрен белдереп, өлеш кертә алулары өчен март башында беренчел тезисларны әзерләргә уйлыйм.--frhdkazan (бәхәс) 17 фев 2016, 20:04 (UTC)
Очрашыргә әзер булучылар табылмады. Тезислар чыгыш текстына әйләнеп килә. --frhdkazan (бәхәс) 3 мар 2016, 14:23 (UTC) Очрашу булмады. Апрель 2016
Юзер-төркемнең беренче очрашу узуы (21.12.2018)Фәрһад абый, юзер-төркемебезнең беренче викиочрашуы узмады дигән фиерегез белән килншмим. Беренчедән, очрашуда төркемнең өч әгъзасы: мин, Сез һәм Хәбил катнашты. Икенчедән, очрашу дәвамында нәкъ татар телле вики-проектлар үстерү хакында сүз барды. Өченчедән, катнашкан кунакларыбызга хөрмәт йөзеннән әңгәмә русча барды. Бу пунктлар очрашу узуын раслыйлар, минем фикеремчә. --Тимерхан (бәхәс) 8 гый 2019, 06:12 (UTC) |
Portal di Ensiklopedia Dunia