Висагинас
Висагинас – Литвадагы шәһәр. Литва, Беларус һәм Латвия чикләре кисешкән тирәдә урнашкан. Висагинас – Литваның иң яшь шәһәре буларак, шәһәр статусын 1994 елда гына алган. Висагинас беренче чиратта Игналина атом станциясе белән бөтен дөньяга танылган. Тарих1975 елда Игналина атом станциясенең иярчен шәһәре буларак төзелә башланган. 1992 елга кадәр Снечкус исемен йөрткән. Халык
Милли состав: руслар — 55,0%, литвалылар — 15,0%, белоруслар — 9,7%, поляклар — 8,6%, украиннар — 5,4%, татарлар — 1,0%.[8] ТатарларХалыкның 86 процентын этник азчылыклар, шул исәптән татарлар тәшкил итә. Игналина атом станциясене планлаштыру һәм төзү 1970 нче елларда башлана һәм бүтән милләтләр белән бергә бирегә татарлар да килеп, эшкә урнаша. Бүгенге Висагинас татарлары арасында татарстанлылар да шактый. 1997 нче елда Висагинас татарлары үз оешмаларын төзегәннәр. Якшәмбе мәктәбендә татар теле укытыла. Висагинас татарларының «Мирас» коллективы. Ел да үткәрелүче Сабантуйларга Латвия, Польша, Эстония, Татарстан һәм башка илләрдән килүчеләр дә бар. Төрле кичәләр дә үткәрелә. Кардәш шәһәрләрГалерея
Искәрмәләр
Чыганак
|
Portal di Ensiklopedia Dunia