Виталий Марков (филолог)
Виталий Марков (29 март, 1927, Казан - 2010 елның 18 октябре) - филолог, филология фәннәре докторы, Казан дәүләт университеты профессоры. БиографияВиталий Михайлович Марков 1927 елның 29 мартында Казанда галим-биологлар гаиләсендә туган. Ата-анасы Казан дәүләт университеты хезмәткәрләре. Әтисе - Михаил Васильевич Марков, геоботанист, биология фәннәре докторы, профессор. Әнисе - Серафима Александровна Маркова, геоботаник, биология фәннәре кандидаты, доцент. 1949 елда Казан дәүләт университетының тарих һәм филология факультетын тәмамлый. 1949 елның көзеннән 1951 елның җәенә кадәр ул Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасының Яңавыл шәһәрендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. 1951 елның җәендә ул Казанга кайта. Ленинград дәүләт университетында аспирантура тәмамлый һәм 1955 елда Ленинград дәүләт университетында кандидатлык диссертациясен яклый. Казан дәүләт университетында тарих-филология факультетында эшли (хәзерге вакытта Казан федераль университетының филология һәм мәдәниятара багланышлар институты):
Виталий Михайлович Марков 10 доктор һәм 48 фән кандидаты әзерләгән. 2010 елның 18 октябрендә Казанда үлә. Арск зиратында күмелгән. ГаиләсеУлы - Михаил Виталевич Марков, ботаника профессоры, биология фәннәре докторы. Фәнни эшчәнлеге1955 елдан филология фәннәре кандидаты. кандидатлык диссертациясенең темасы: «Формы имён в языке судебников XV—XVI вв.». Виталий Марков 1965 елдан филология докторы. Докторлык диссертациясенең темасы: «К истории редуцированных гласных в русском языке». Фәнни кызыксынулары:
Казан лингвистик мәктәбенә нигез салучы И.А. Бодуэн де Куртенэ идеяләренә нигезләнеп, сүз ясалышы теориясенең заманча концепциясен булдыра. 100 дән артык фәнни хезмәт авторы. Бүләкләре һәм мактаулы исемнәреРСФСРның атказанган фән эшлеклесе. Басмалар
Әдәбият
Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia