Вишну иконографиясе![]() Вишну иконографиясе (ингл. Vishnu iconography, Iconography of Vaishnava Images) — ул Вишнуны һәм аның чагылышларын (аватарларын) сурәтләү кагыйдәсе һәм аларны өйрәнү системасы. Кеше кыяфәте![]() Парама Самхита буенча Вишну кеше кыяфәтендә сурәтләнергә тиеш. Моның аңлатмасы Раббы кеше кыяфәтен кешелеккә мәрхәмәтлелек итеп алуында. Башка очракта кеше аңлый да алмас иде, сабакларына иярә алмас иде. Махабхаратада Кришна Арджуна алдында үзенең галәми формасын Вишварупаны күрсәткәч, ул аны карарга чыдый алмаган.
Һинд динендә Ходайларны аларның хасиятләренә карап төрле кыяфәтләр һәм позаларда сурәтлиләр. Аларның берничә баш һәм куллары, сугыш кораллары, бизәнү әйберләре һәм аталана торган хайваннары, юлдашлары һәм гаиләсе булырга мөмкин. Һәрбер образның символизмы бар, мәсәлән, куллар саны атрибутлар, мәсәлән, сугыш коралы санын чагылдыра. Куллар күбрәк булган саен, Ходайның раджасик сыйфатлары күбрәк була (мәсәлән, Сударшананың). Тәңгәл килгән рәвештә, Саттвага якынлашкан саен, куллар саны кими. Символик мәгънә изге текстларда аңлатыла. Хосусан иконографиягә Вишну Пурана, Бхагавата Пурана, Агама һәм шулай ук Гопалатапани-упанишада кебек Упанишадалар багышланган. Ходайның гыйбадәтханә формалары![]() Гыйбадәтханә Ходай сыннары (мурти) ике формада булырга мөмкин. Гыйбадәтханәнең төп Ходае, кагыйдә буларак, таштан була. Гигант күпметрлы форма очрагында ул гипстан булырга мөмкин. Аны "мула виграха" дип атыйлар. Бу гыйбарә "оригиналь" (төп) һәм "форма" (икона) дигән сүздән килеп чыккан. Мула виграха үзенең урыныннан беркайчан да кузгатылмый. Аның тирәсендә көн саен уза торган хезмәтләр һәм ритуаллар үткәрелә. Гыйбадәтханә муртисының икенче формасы "утсава виграха" буларак мәгълүм, бу төп Ходай-сыман кече сын. "Утсава" "церемония" яки "фестиваль" дигәнне аңлата. Кагыйдә буларак, утсава виграха биш металл эретмәсеннән тора, боларга бакыр, аккургаш, кургаш, тимер, көмеш (сирәгрәк - алтын) керә.[1].
Фестивальләр һәм бәйрәмнәр вакытында киң җәмәгатьчелеккә кече Ходай чыгарыла. Элек бу гыйбадәтханәләргә түбән каста вәкилләре кертелмәгәнгә күрә булган. Алар Ходайга бары тик гыйбадәтханәдән процессия өчен чыгарылганда карый алганнар. Даршан вакытында кече Ходайга төп Ходайның шактисы (энергиясе) бирелә дип санала. Йорт ритуаллары һәм хезмәт итү өчен Ходайның кече формалары кулланыла. Кагыйдә буларак, болар рәсемнәр яки металлик (сирәгрәк - таш) сыннар була. Йорт хезмәте өчен металлик муртилар 14 сантиметр биеклектә була. Гыйбадәтханә табынуы вакытында төп Ходайның берничә кечерәйтелгән копиясе кулланылырга мөмкин. Аларны "карма бимба" дип атыйлар.[2]. Агамалар буенча, гыйбадәтханәдә алар өч, биш яки алты булырга тиеш. Төп Ходайдан энергия гамәл яки ритуал беткәнче озак булмаган вакытка кечерәйтелгән копиягә керә.
Киң таралган карма бимбаларга "каутука-бера" (көн саен тәкъдим итүләр өчен), "снапана-бера" (көн саен юу церемониясе өчен), "бали-бера" (зиярәт кылучылар өчен гыйбадәтханәнең эчке янында дөге һәм чәчәкләр бирү), "утсава-бера" (фестивальдә процессиядә катнашу өчен), "щаяна-бера" (йокы бүлмәләре өчен). Төп Ходайның барлык копияләренә ия булып аларга аерым табыныр өчен бай булган гыйбадәтханәләр алай ук күп түгел. Гадәттә гыйбадәтханәдә төп Ходай була һәм гыйбадәтханә тышында процессияләр өчен кече Ходай була. Соңгысы барлык башка өстәмә функцияләрне башкарырга мөмкин. Мәсьәләрен башкарганнан соң карма бимба изге урынга кайтарыла һәм төп Ходай янында урнаштырыла. "Утсава-бера" төп Ходай алдында саклана. Муртиның килеп чыгышыАгамалар буенча, мурти таштан, агачтан, металлдан, балчыктан яки "кади-шаркара"дан ясалырга мөмкин, бу цементка охшаган эремә. Моннан тыш, мурти зиннәтле таш буенча кисү һәм тукымада буяп ясау ысулы белән ясалырга мөмкин. Киң җәмәгатьчелек өчен металлик муртилар бронзадан яки бакырдан коелырга мөмкин, гыйбадәтханәләрнекеләр - билгеләнчә, металлар катнашмасыннан ясалырга мөмкин. Мурти кагыйдәләр буенча ясалганда, ул чагылдырган Ходай илаһи ихтияр буенча сурәткә керә. Ходайның шактисы (энергиясе) кергән мурти "дивья мангала виграха" исеменә ия, ягъни Ходай фатихалы сурәт. Мурти үзе аватара булып китә (arca avatara), ягъни Ходайның җирдәге чагылышы, шулай итеп ул аңа табынганнарга алкышлар бирә.[3]. Муртилар килеп чыгышлары буенча дүрт группага төркемләнә. Беренчегә үзләре чагылган (сваям вьякта), ягъни кеше ясамаганнар керә. Икенчесенә Ходайның җир чагылышлары яки үткәндә бөек хәкимнәр тарафыннан куелганнар керә (пурва стхапита). Соңыннан өченче төркемгә кулдан ясалган (пратиштхита) керәләр. Һиндстанда сигез гыйбадәтханәдә үзләре чагылдырылган Вишну сыннары бар.
Ходайның позаларыАгамалар буенча, Ходайлар сурәтләре өч төркемгә бүленәләр: рәсем итеп ясалганнар (citrabhāsa), барельеф (citrārdha) һәм сыннар (citra). Сыннар күчерелә торганнарга (cala), хәрәкәтләнми торганнарга (acala) һәм хәрәкәтләнми торган, әмма күчерелергә мөмкиннәргә (calācala) бүленәләр. Төп Ходай гел хәрәкәтләнми торган була, аны гыйбадәтханәдән беркайчан да чыгармыйлар. Моннан тыш, сын хасиятенә күрә, мурти тыныч (śānta, saumya) яки ярсулы (raudra, ugra) булырга мөмкин. Ходай берничә образда булырга мөмкин, иң еш очраганнары: басып торып (sthānaka), утырып (āsina) һәм иелеп (śayana).
Ходай алучы берничә композиция яки поза бар. Аларга муртига табыну максаты һәм урнашуы бәйле. Барысы дүрт позицияне аералар (бишенчесе, abhicārika-mûrti, Вайшнавизмда кулланылмый).
Ходайның пространство ориентациясеБасып торучы яки утыручы Ходайлар йөзләре белән Көнчыгышка яки Көнбатышка карый торган итеп сурәтләнә. Иелгән фигура теләсә кайсы юнәлешкә таба урнашырга мөмкин. Ходайның урнашуына карап аңа табыну нәтиҗәләре төрле булырга мөмкин. Йөзе көнчыгышка таба - тынычлык, көнбатышка - көч һәм кыюлык, көньякка - җиңү яки уңыш. Вайшнав муртиларын төньякка таба карый торган итеп урнаштырмыйлар (бу символик рәвештә җимерүне аңлатыр иде). Ярсулы Угра-муртины йөзе белән төньяк-көнчыгышка таба урнаштыралар. Тышкы әйләнә-тирә мохитВишнуның иконографиясе рухи (күренми торган) һәм җир (физик) дөньяның үзара тәэсир итешүен тасвирлавында нигезләнгән. Символлар системасы берничә гасыр элек барлыкка килгән, без аның килеп чыгышы турында әз беләбез. Күпчелек очракларда безгә кайчак капма-каршы мәгънәле интерпретацияләр һәм тасвирламалар килеп җитә. Шулай да, Вишну иконографиясендә символлар системасы рухи фикерләр һәм аларның формалары арасында бәйләнешне аңлатырга мөмкинчелек бирә. Символизм тышкы кыяфәтендә һәм Вишну тирәлегендә чагыла. Вишну Падма формасындагы тәхеттә тора яки утыра. Лотос чисталык яки нурландырылган акыл символы булып тора. Бу Ходайның үзендә иллюзияләрдән һәм ялгышулардан ирекне чагылдырганын аңлата. Вишну сурәтендә "нитья сури"лар бар, алар аның әйберләре. Һәрбер әйбер Вишнуның атрибутын яки илаһи сыйфатын чагылдыра. Шәхес формасында Вишнуның барлык әйберләре Раббының мәңге хезмәтчеләре яки юлдашчылары булып тора һәм аның якын тирәлеген формалаштыралар. Мәҗбури төркемгә Алиһәләр, хәкимнәр, Вишваксена, Гаруда, Сударшана, шанкха, каумодаки һәм байрак керә. Илаһи образ өстендәге ниша яки арканың таҗы булып киртимукханың куркыныч йөзе тора. Изге урынга керүне дварапалалар саклый. Вишнуның берничә төр сугыш коралы һәм бизәге бар, алар Галәмнең космик принципларын чагылдыра. Сөт океаныВишну иконографиясендә тышкы тирәлек булып сөт океаны һәм Ананта-Шеша еланы тора. Сөт океаны (ksira-sagara) табигатьнең Галәм яратылганчы (пракрити) бертөрле берлеген чагылдыра. Бар өч гуна гармония һәм баланста тора. Сөт океанын язу белән бертөрле берлек югала, табигать күбрәк структураштырылган булып тора. Сөт океаныннан ундүрт асыл әйбер барлыкка килә. Сөт океаны Раббы булган пространство яки мәңгелекне чагылдыра. Ананта-ШешаАнанта-Шеша (Аnanta Seṣa) — бу Вишну аның өстендә яткан мең башлы еланның исеме. Елан Вишнуның аерып булмаслык өлеше булып тора. Аның исеме "Ананта", яки чиксездән һәм "Шеша" калдыктан тора. "Шеша"ның башка мәгънәсе - хезмәтче. Галәмне җимергәч, аннан үзгәрмәүче калдык Шеша булып санала. Аннан шуннан соң яңа Галәм туа, яңа цикл тормыш башлана. Мең башлы елан Вишну шуның өстендә ята торган вакытның мәңгелеген чагылдыра. Чамара (җилпәзә) һәм кулчатырыЧамара як койрыгы йоннарыннан җилпәзә булып тора. Һинд динендә ул ритуаллар, пуджа, церемонияләр вакытында кулланыла һәм югары сыйныфлар билгесе булып тора. Гыйбадәтханәләрдә чамара белән Вишнуга аны эсседән "арындыру" өчен җилләтәләр. Иконографиядә чамара рухи барлыкка китерү вакытында мәңге законны (санатана дхарма), Галәм сулышын чагылдыра. Як койрыгының мәгънәсе символик: яклар көтүе хәрәкәттә булганда, хайваннар бер-берсенең койрыклары артыннан баралар. Дөрес үз-үзен тотыш белән көтү алга бара. Бу аналогия гомуми хак үз-үзен тотыш буларак дхарма дип әйтергә була.
Ритуал вакытында Вишнуның ян-янында ике церемониаль чамара кулланыла. Алар Раббының дхармасын һәм данын чагылдыралар. Кулчатыр җир бәлаләреннән саклый һәм Вишну шунда булган, бәласез күк сыену урынын Вайкунтханы чагылдыра. Вайкунтха Меру Тавы башында урнашкан дип санала. Шулай итеп, кулчатырның тоткысы Брахманның дөньясын, Раббы белән кушылуны чагылдыра.
Арба![]() Һәр эре Вайшнав гыйбадәтханәсендә церемониаль арба бар. Ел саен ун көн дәвам итүче брахмосатва бәйрәме вакытында арбада Ходайның утсава муртисы чыгарыла. Вайшнавлар бу арбага җигелеп Ходайны гыйбадәтханә территориясе тирәли алып баралар. Арба кешенең тәнен чагылдыра, аңа сиземнәр (атлар) җигелгән, ә хәрәкәтчән акыл арбада. Арбаны Ходай алып бара, бу Махабхарата белән туры аналогия, анда Кришна Арджунаның арба йөртүчесе булган.
Атрибутлар символизмыЗәңгәр тән төсе«Шьямала» — Рама һәм Кришна эпитетларның берсе, бу соры-зәңгәр яки зәп-зәңгәр-кара төстәге тән төсе атамасы. Вишнуның тән төсе сурәтләрдә үзгәрә, төрле төсмерләр ала, әмма нигездә гел зәңгәр булып кала. Бу төпсез күк һәм чиксез океан төсе, рухи чагылышта чикләүләр юклыгын чагылдыра. Күп куллы форма![]() Вишнуның дүрт һәм сигез куллы сурәтләре очрый.
Дүрт саны Һинд динендә берничә ассоциация белән күрсәтелгән: дүрт дөнья ягы, дүрт изге Веда, дүрт каста, дүрт тормыш стадиясе, дүрт аң дәрәҗәсе, дүрт иярүчеләр тибы, дүрт Вишну чагылышы, дүрт дхарманы тәшкил итүче әйберләр, кеше тормышының дүрт максаты, дүрт ирекле булу тибы, дүрт кеше яше, дүрт туу тибы, дүрт рухи юл, һ.б. Кул ишарәләреСурәтләрдә Вишну кайбер ишарәләр күрсәтергә мөмкин, аларның һәрберсендә гыйбадәтханәгә зиярәт кылучыга, пуджа яки даршан катнашучысына юллама бар.[4].
Дүрт баш атрибутВишну үзенең кулларында дүрт төп әйбер: сугыш чукмарын (Каумодаки), утлы диск (Сударшана), диңгез кабырчыгы (шанкха) һәм чәчәк атучы лотосны (падманы) тота. Алар тәңгәл килгән рәвештә куәтне, вакыт өстеннән хакимиятне, пространство өстеннән хакимиятне һәм чисталыкны символлаштыралар. Икенчел атрибутларВишнуның сигез-куллы формасы очрагында, ул башка әйберләрне дә тотарга мөмкин. Болар кылыч һәм кын (рус. "ножны"), җәя һәм уклар булып тора. Кылыч чиста белем (джнананы чагылдыра, аның нигезендә чын күрү (видья) ята. Вишну кылыч белән наданлыкны җимерә. Кын бәлмәүне (авидья), чынлыкны иллюзиядән аера белмәүне чагылдыра. Каустубха ташыВишнуның күкрәгендә зиннәтле Каустубха (Kaustubha) ташы асылынып тора. Аның исеме "океан хәзинәсе" дигәнне аңлата, бу ташның килеп чыгышын чагылдыра. Каустубха сөт океанын язу нәтиҗәсендә зиннәтле хәзинә буларак туган.
Каустубха Галәм аңы булган аңны чагылдыра. Аны Ведаларда хираньягарбха (hiraṇyagarbha), алтын яралгы буларак тасвирлыйлар: чиста, нәзек һәм керсез. Каустубха табигате буенча чиста булган барлык тере мәхлукатларның белемен чагылдыра. ШриватсаШриватса (Srivatsa) турыдан-туры мәгънәдә, "Шриның сөйгәне", ягъни Лакшминың сөйгәне, ул Вишнуның күкрәгендә чәчләр бәйләме. Символ шулай ук Гаруда билгесенә охшаган зур миң (хридая вихара) итеп сурәтләнергә мөмкин. Шриватса барлык Вишну аватарлары сурәтләрендә дә бар, аның буенча Раббының җир чагылышын танырга була дип санала.
Шриватса зур булмаган спираль-сыман символ яки өчпочмак итеп сурәтләнә. Ул Ходай чагылышынң беренче принцибын, (пракрити) табигатен яки матди энергияне чагылдыра. Нәтиҗә буларак, Шриватса формасында Вишнуның күкрәгендә аның хатыны Лакшми тора дип санала. Өч бөтеркә яки почмак өч гунаны чагылдыра. Виджаянти чәчәк үремеЧәчәк үремен «Виджаянти» (Vaijayanti-mala) яки җиңү чәчәкләр үреме дип атыйлар. Бхагавата Пурана юрамасы буенча Вишнуның муенында биш төр урман чәчәкләре яки туласи чәчәкләреннән чәчәк үреме тора. Вишну Пурана буенча чәчәкләр үреме биш асыл таштан тора. Аларга энҗе, якут, зөбәрҗәт, зәңгәр якут һәм алмаз керә. Алар биш беренчел элементларны чагылдыра. Ниче булса да, чәчәкләр үреме Ходайны ураткан биш сиземнәр сферасын чагылдыра.
Питамбара киемеПитамбара (Pitambara) дип Вишнуның сары төстәге киемнәрен атыйлар. Аларга шулай ук Һинд дине гыйбадәтханәләрендә Ходайларны киендерәләр. Сары төс ягья барышында тәкъдим ителгәнне йота торган утның төсенең символы булып тора. Ходай ягья-пуруша, яки изге ут өчен тәкъдим ителгән корбаннарны кабул итүче буларак мәгълүм. Шулай итеп, сары төс изге утны һәм аңа рәхмәтле Ходай нигъмәтенә ия була торган ут корбан бирүен символлаштыра.
Изге бау
Изге бауны (Yajnopavitam) яки упавитаны барлык ике туган кастасы әгъзалары киеп йөри (брахманнар, кшатрийлар, вайшьялар). Аны сул җилкәдә киеп йөриләр һәм ул уң ботка төшә. Изге бау аны киеп йөрүче үзен тән, сөйләм һәм акыл контролена багышлый дигәнне аңлата. Изге бауны упанаяна йоласы барышында кияләр һәм ул балачакның ахырын һәм Ведалар өйрәнүгә кабул ителүне билгели. Алкалар, беләзекләр һәм таҗВишнуның алкалары ике рухи коралны чагылдыра: интеллектны (санкхья) һәм шулай ук сиземнәр һәм акыл (йога) белән идарә итүне.
Беләзекләр кеше тормышының дүрт максаты символы булып торалар: дхарма (тәкъвалык), артха (матди муллык), кама (теләкләрне канәгатьләндерү) һәм мокша (үлемнәр һәм туулар әйләнешеннән ирекле булу).
Рухи практиканың нәтиҗәсе булып Брахман дөньясына (Брахмалокага), ягъни Брахман белән иң олы рухи кушылу халәтенә ирешү тора.
Шулай ук карагыз
Искәрмәләр
Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia