Владимир Васильев (1949)
Владимир Васильев (тугандагы исеме Алик Әбдегали улы Асанбаев, каз. Alik A'bdua'liuly Asanbai'ev, Алик Әбдуәліұлы Асанбаев, рус. Владимир Абдуалиевич Васильев) — РФ сәяси эшлеклесе. 2018 елның 9 сентябреннән 2020 елның 5 октябренә кадәр — Дагыстан Республикасы Башлыгы (2017 елның 3 октябреннән в.б.)[1]. Россия Дәүләт Думасы депутаты, «Бердәм Россия» фиркасе фракциясе җитәкчесе (2012–2017). Полиция генерал-полковнигы, юридик фәннәр кандидатыю. РФ атказанган юристы (2006). Тәрҗемәи хәле![]() ![]() 1949 елның 11 августында Мәскәү өлкәсе Клин шәһәрендә (башка версия буенча Казакъстанның Көнчыгыш Казакъстан өлкәсе Курчум районы Алексеевка (каз. Теректі) авылында[2]) туган. 8 нче сыйныфка кадәр Алик Әбдегали улы Асанбаев (каз. Алик Әбдуәліұлы Асанбаев) исем-фамилиясендә йөргән. Атасы вафат булып, әнисе икенче кат кияүгә чыккач, үги атасының фамилиясенә (Васильев) күчә. 1968-1970 еллларда хәрби хезмәттә. Мәскәүдә ССРБ ЭЭМ махсус милиция мәктәбен (1972), Бөтенсоюз читтән торып укулы юридик институтын (1978), ССРБ ЭЭМ академиясен (1991) тәмамлаган. Хезмәт баскычлары
Депутат эшчәнлеге2003 елдан — IV, V чакырылыш Россия Дәүләт Думасы депутаты, куркынычсызлык комитеты рәисе. Тверь өлкәсеннән «Бердәм Россия» фиркасе федераль исемлеге буенча сайланган. «Бердәм Россия» фиркасе фракциясе җитәкчесе. Тверь өлкәсендә «Бердәм Россия» фиркасенең регион сәяси шурасы сәркатибе. Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Сылтамалар
Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia