Владимир Дьяков
Владимир Дьяков (14 июнь 1919[1], Бакалы, Бәләбәй өязе, Уфа губернасы, РСФСР — 16 ноябрь 1995, Мытищи, Мәскәү өлкәсе, Россия) — ССРБ һәм Россия галиме, славянны өйрәнүче, археограф. Тарих фәннәре докторы (1966), Польша ФА чит ил әгъзасы. Фәнни тикшеренүләре 19 гасыр — 20 гасыр башында славян халыкларының милли-азатлык һәм инкыйлаб хәрәкәтләренә багышланган. БиографиясеВладимир Анатольевич Дьяков 1919 елның 14 июнендә Бәләбәй өязе (Башкортстан Республикасының хәзерге Бакалы районы) Бакалы авылында туган. 1938—1941 елларда Мәскәү тарих-архив институтында укый. Укуын тамамларга сугыш камачаулый. Бөек Ватан сугышында катнаша. 1941 елда үз теләге белән фронтка китә. Элемтә батальоны, аннары мотоукчылар батальоны рядовое була, артиллерия училищесын тәмамлагач, артиллерия взводы командиры итеп тәгаенләнә, яралана, хәрби орден һәм медальләр белән бүләкләнгән. 1952 елда армиядән демобилизацияләнә 1947 елда Мәскәү тарих-архив институтын читтән торып тәмамлый. 1954—1957 еллар Мәскәү өлкә педагогия институты аспиранты, 1957—1958 — Хәрби-тарих архивының өлкән гыйльми хезмәткәре, 1958—1958 елдан — ССРБ Министрлар Советы каршындагы Баш архив идарәсендә галим-археограф булып хезмәт итә. 1959 елда «Российская военная историография последней четверти XIX века».темасына кандидатлык диссертациясе яклый. 1960-1995 елларда СССР Фәннәр Академиясенең Славяннарны өйрәнү һәм балканистика институтында: өлкән гыйльми хезмәткәр, гыйльми мөхәррир, сектор мөдире, директор урынбасары, гомеренең соңгы көннәрендә — әйдәүче гыйльми хезмәткәр. 1966 елда «Революционное движение в русской армии и его взаимодействие с польским революционным движением». темасы буенча докторлык диссертациясе яклый. В. А. Дьяков — 1863-1864 елнардагы поляк күтәрелеше тарихы буенча 25 томлык документаль басма инициаторы, «Украинада иҗтимагый-сәяси хәрәкәт. 1856-1864» ике томлыгын әзерләүдә катнаша (М., 1974). Фәнни тикшеренүләре XIX б. — XX б. башында славян халыкларының милли-азатлык һәм ихтилал хәрәкәтләренә багышланган. 1972 елдан халыкара Славистика тарихы буенча халыкара комиссиянең вице-президенты. Россия гуманитар университетында Дьяков укулары үткәрелә. Славистларның халыкара комитеты рәисе итеп сайлана, 1990—1992 елларда Дөнья славистика тарихы Комиссиясен җитәкләгән. 1994—1995 елларда тарих, география һәм әдәбият буенча мәктәп дәреслекләрен камилләштерү мәсьәләләре буенча Россия-Польша эксперт комиссиясенең Россия бүлеге рәисе була. 1995 елның 16 ноябрьендә Мәскәү шәһәрендә вафат булган. Тын зыяратында җирләнгән. Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре
Библиография300-гә якын фәнни хезмәт, шул исәптән 20-нән артык монография авторы.
ХәтерРоссия дәүләт гуманитар университеты «Дьяков укулары» славистлар конференциясен даими рәвештә үткәрә. ИскәрмәләрӘдәбият
Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia