Владимир Казем-Бек
Владимир Алексей улы Казем-Бек (14.02.1892, Казан, Россия империясе, — 04.08.1931, Харбин, Кытай) — татар чыгышлы күренекле табиб.[1] БиографиясеВладимир Казем-Бек 1982 елның 14 февралендә Казанда Казан университеты профессоры Алексей Казем-Бек гаиләсендә дүртенче балап булып дөньяга килә.[2] 1914 елда Казан университетының медицина факультетын тәмамлый. Тәмамлагач, Казанда профессор Геркенның хирургия, колак һәм борын авырулары университет клиникасына ординатор итеп билгеләнә. Беренче бөтендөнья сугышы вакытында авиация мәктәбенә укырга керә, аны тәмамлый һәм пилот буларак очышларда катнаша. Хәрби һәм шәхси госпитальләрдә яралыларга ярдәм күрсәтә. Гражданнар сугышы башлангач, армия белән Казаннан чигенә, Генераль штаб академиясенә кушыла. Себердән академия белән бергә Владивостокка эвакуацияләнә, аннан 1920 елда Харбинга китә. Анда вакытлы табиб, Харбиндагы шәһәр хастаханәсенең хирургия һәм гинекология бүлекләре ординатор-эксперты булып тора. 1923 елда шәһәр хастаханәсендә сифилис белән авыручы ике кеше үлгәнгә бәйле инцидентка катнашы була. 1925 елда авыру янына чакыру сылтавы белән йолым түләү максаты белән бандитлар тарафыннан урлана. Азат ителүе өчен үзе 500 йен түләгән. Урлаучылар кулга алына. Харбинда фониатр булып эшли, артистлар арасында аеруча популяр була. 1925 елның ноябрендә Харбиннан үзен югары сулыш юллары хирургиясе буенча фәнни эшчәнлеккә багышлау максаты белән киткән. Европа һәм Америка илләренә барырга җыена. Харбинга кайтырга планлаштырмаган. 1926 елның сентябрендә Харбинга кайта, Берлин, Вена, Парижда була. Харбинның популяр табибы, күпләрне бушлай дәвалаган, «көмешсез табиб» буларак таныла.[3] Дефтириядән дәвалаган һәм үлеменнән коткарган кыздан авыру йоктырып үлә. Доктор Казем-бек исеме белән Харбинда аның истәлегенә 2 хастаханә аталган.[3] ЧыгышыКазем-Беклар нәселе Казан элитасына караган, бу борынгы нәселнең беренче вәкиле Россиягә XVIII гасыр ахырында ук килеп урнаша һәм Дербентта яши башлый, ә аннары Казанга күчеп киләләр. Владимир Казем-Бекның архивында дусларына язган хатлары саклана, аларда ул үзен «морза» һәм «мескен татар» дип атый. Казанда туып, озак еллар яшәгәннән соң, ул үзен рус татары дип санаган һәм татар гореф-гадәтләрен саклаган. Бу турыда аның элеккеге пациентлары һәм дуслары истәлекләрендә очратырга була. Атаклы докторның туганнары, Казанда, шулай ук Уфа губернасының Минзәлә өязендә туган Казем-Беклар, Алгазиннар һәм Исаевлар гаиләләре шулай ук Россия армиясе офицерлары булганнар һәм, Кытайга эмиграциягә китеп, Манҗуриядә яшәгәннәр.[1] Искәрмәләр
Әдәбият
|
Portal di Ensiklopedia Dunia