Владимир Шнепп
Владимир Борисович Шнепп (1924 елның 17 июне, Казан, ССРБ — 1997 елның 21 марты, Казан, Россия) — компрессорлар төзү өлкәсендә совет һәм Россия галиме, техник фәннәр докторы (1984), профессор (1986), Россия Федерациясенең Атказанган фән һәм техника эшлеклесе (1994), ССРБ Дәүләт премиясе лауреаты (1980). Тормыш юлыВладимир Шнепп 1924 елның 17 июнендә Казанда туган. 1942—1946 елларда совет алманнарының хезмәт армиясендә эшли: Зөя шәһәре урман заводында, «Воркутауголь» комбинатында. Казан химия-технология институтын тәмамлаганнан соң (1951) Казан компрессор заводында мастер, бүлекнең өлкән инженеры, баш технолог булып эшли. 1958 елдан компрессорлар төзү буенча конструкторлар бюросының (хәзерге вакытта НИИтурбокомпрессор; 1997 елдан башлап НИИтурбокомпрессор Шнепп исемен йөртә.) баш конструкторы, 1985 елдан башлап бүлек мөдире, 1987 елдан — консультант. Бер үк вакытта 1984—1988 елларда Казан химия-технология институтының компрессор машиналары һәм җайланмалары кафедрасында эшли. Шнепп җитәкчелегендә унификация нигезендә машиналарны конструкцияләүнең югары нәтиҗәле системасы булдырылган; 200дән артык төр поршень, үзәк, винт компрессорлары эшләнгән һәм гамәлгә кертелгән. 1997 елның 21 мартында Казанда вафат була. Фәнни мәнфәгатьләрВладимир Шнепп хезмәтләре турбокомпрессорларда күчәр көчләр теориясенә һәм шуу подшипникларында роторларның тирбәнүе теориясенә, вакуум техникасы, пневмосистемалар, приводлар системасына һәм машиналар детальләре өлкәсенә карый. Уйлап табуларга 21 авторлык таныклыгы бар[1]. БүләкләрКызыл Байрак Хезмәт ордены, Хөрмәт Билгесе ордены, медальләр, шул исәптән ССРБ ВДНХ алтын һәм бакыр медальләре белән бүләкләнә. Төп хезмәтләре
Әдәбият
Искәрмәләр |
Portal di Ensiklopedia Dunia