Владимир Юлдашев
Владимир Юлдашев (21 сентябрь 1954 ел) — табиб-психиатр. Медицина фәннәре докторы (1997), профессор (1998). Башкортстан Республикасының атказанган табибы (2005) һәм сәламәтлек саклау отличнигы (2004). БиографиясеВладимир Ләбиб улы Юлдашев 1954 елның 21 сентябрендә Калуга өлкәсе Бабынино бистәсендә туган. 1972 елда Башкорт дәүләт медицина институтына (хәзерге Башкорт дәүләт медицина университетына) укырга керә. Институтта ул бик яхшы билгеләргә генә укый, институт тормышында актив катнаша. Җәйге каникуллар чорында ул Студентларның җәйге төзелеш отрядларында, ЛССО-ның Җөмһүрият штабында баш табиб булып эшли. Студент елларыннан ук психиатрия өлкәсе белән кызыксына, тик ул чорда «күренмәгән пәрдә» аша үтеп, психиатрия кафедрасында шөгыльләнү, институты тәмамлаганнан соң бу өлкәдә эшләү гади студентлар өчен хыял гына була. Ләкин Владимир Юлдашев үз хыялына тугры кала. Институтның тәүге курсыннан алып, ул психиатрия буенча студентларның фәнни түгәрәгенә йөри башлый. Бу түгәрәкне институтның психиатрия кафедрасы мөдире медицина фәннәре докторы, профессор Мәрфуга Нури кызы Гайсина белән кафедра ассистенты, соңрак кафедра профессоры Мәгариф Мәгәсум улы Гатауллин алып бара. Билгеле психиатр Э.Крепилинның укучылары тәҗрибәсенә, Ленинград һәм Мәскәү психиатрлар мәктәбе тәҗрибәсенә таянган кафедрада психик чирләр психотерапиясенә, психик авыруларның иҗаты кебек мәсьәләләргә күп игътибар бүленә. Психотерапия белән нык кызыксынган икенче курс студенты Владимир Юлдашев ассистент М. М.Гатауллин кулы астында гипнотерапия, рациональ психотерапия ысулларын өйрәнә [1]. 1978 елда Башкорт дәүләт медицина институтын тәмамлагач, 1978—1980 елларда В. Юлдашев БДМИ психиатрия кафедрасында клиник ординатурада укый. 1980 елдан алып, Җөмһүрият психиатрия хастаханәсендә табиб-ординатор булып эшли[2]. 1981 елдан Владимир Ләбиб улы БДМУ-да психиатрия кафедрасында укыта. Төрле каршылыкларны җиңеп, психиатрия буенча аспирантурага укырга керә. 1981-1993 елларда — ул психиатрия кафедрасында укытучы - ассистент; 1993 елның апреленнән — доцент, 1995 елның декабреннән доцент — кафедра мөдире. 1995 елдан Юлдашев дипломнан соң белем бирү курсы белән психиатрия һәм наркология кафедрасы мөдире, бер үк вакытта 2003—2012 елларда студентлар белән тәрбия һәм социаль эшләр буенча проректор. Фәнни эшчәнлеге балаларда һәм үсмерләрдә тайпылышлы тәртип (девиант, делинквент тәртип) һәм психоактив матдәләргә (эчкечелек, наркомания һәм токсикомания) бәйлелек формалашуның социаль психологик, биологик факторларын өйрәнүгә багышланган. Юлдашев тарафыннан балиг булмаган пациентларны наркотикларга бәйлелектән искәртү һәм реабилитацияләү чаралары эшләнә. Владимир Юлдашев — 400-гә якын фәнни хезмәт һәм 7 уйлап табу авторы. 1997 елдан алап, «БР психиатрлар һәм наркологлар ассоциациясе» Төбәк җәмәгать оешмасы президенты . РБ-ның психиатрия һәм наркология буенча аттестация комиссиясе әгъзасы, РФ сәламәтлек саклау министрлыгының укыту - методик комиссиясе әгъзасы[2]. Төп фәнни хезмәтләре
Әдәбият
Искәрмәләр
Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia