Всеволод Сластников
Всеволод Степанович Сластников (15 октябрь 1915—15 гыйнвар 1972) — ССРБ дәүләт һәм партия эшлеклесе. Казан шәһәренең шәһәр башкарма комитеты (1955—1957) һәм КПССның шәһәр комитеты (1957—1959) рәисе. БиографиясеСластников Всеволод Степанович 1915 елда Омск губернасының Лузино авылында туа. 1939 елда инженер-химик-технолог белгечлеге буенча Казан химия-технология институтын тәмамлый. 1939 елдан 1940 елга кадәр Павлоград шәһәрендә №558 заводында эшләгән. 1940—1955 елларда Казанның 40 нчы заводында смена мастеры, остаханә начальнигы, ОТК начальнигы, ә 1952—1955 елларда завод директоры булып эшли. Аның турыдан-туры катнашында кислоталарны тоту җайланмасы кертелде, яңа технология буенча дары җитештерүнең ике өзлексез линиясе төзелә. 1955 елның 17 мартында Казан шәһәр Советы башкарма комитеты рәисе итеп сайлана. 1957 елдан 1959 елга кадәр КПСС Казан шәһәр комитетының беренче секретаре вазыйфасында. 1959 елдан — Татарстан АССР Министрлар Советы рәисе урынбасары, 1971 елдан — ТАССР Дәүләт Планы Рәисе. В.С. Сластников сайланулы партия һәм совет оешмалары эшендә актив катнашты. Ул ТАССР Югары Советы депутаты итеп (1955-1972) сайлана, КПССның Татарстан өлкә комитеты әгъзасы, КПССның XXI съезды делегаты (1959) була.
Всеволод Степанович 1972 елның 15 гыйнварында Казанда вафат була. Арча зиратында күмелә[1]. ИскәрмәләрЧыганаклар
СылтамаларМоны да карагыз |
Portal di Ensiklopedia Dunia